Кем ул «кире?»

КФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбендә кызыклы очрашу булып узды. Безгә кунакка күптән түгел Казанда төшерерлгән “Кире” фильмының иҗат төркеме килде.  Алар әлеге проект турында сөйләп уздылар, беренче тапкыр фильмның презентацион версиясен күрсәттеләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

“Кире”- тулы метрлы фильм буларак тәкъдим ителәчәк. Ул яңалык белән искелекнең каршы торуы турында, монда ата-бала мөнәсәбәтләре дә, мәхәббәт сызыгы да булачак. Фильмның сценарий авторы- Дан Дамаскин, продюсерлар- Дмитрий Паклин һәм Таня Ивашкина, режиссерлар- Рөстәм Рәшитов һәм Илсеяр Дамаскин, композитор- Эльмир Низамов. Төп рольләрне “Квартет И” театрына нигез салучы артист Камил Ларин һәм Галиәсгар Камал театрының талантлы артисты Фәнис Җиһанша башкаралар. Шулай ук фильмда Зөлфия Вәлиева, Фирая Әкбәрова, Гүзәл Сибгатуллина, Ришат Әхмәдуллин, Эльмира Кәлимуллина һ.б. катнаша. Бу фильмда барда бар, хәтта алсу төстәге кәҗә!!!

Камил Ларинны Рөстәм Рәшитов әлеге фильмда төшәргә үзе чакыра. Сценарийны беренче тапкыр укыгач, Камил әфәндегә аның роле бик кечкенә булып тоела, шуңа сценарийны үзгәртергә тулы килә. Икенче тапкырдан соң инде Камил Ларин үзенең ризалыгын бирә.

Ә менә Мансур ролен кем башкарачагы сценарийны язганда ук билгеле була. Илсеяр Дамаскин әйтүенчә: “Шулай тәмле, тулы, җиренә җиткереп әлеге рольне бары тик Фәнис Җиһанша гына башкара ала”. “Сценарийны укып чыгуга, күзләре яна башлады”- дип өстәде Дан Дамаскин.

Фильмның продюсерлары үзләрен “романтик продюсерлар” дип атадылар һәм иҗат төркеме белән эшләүдән канәгать калуларын белдерттеләр. Шулай ук Дмитрий: “Казан бик матур шәһәр,беренче тапкыр килгәч, авызыбызны ачып йөрдек”-диде.

Очрашуга килгән халыкны борчыган сорауларның берсе булып: ничек 2 режиссер бергә эшли алган?  Рөстәм белән Илсеярнең сүзләренә караганда фильмны төшергәндә кыенлыклар булмаган, хәтта бу алым отышлы булды диделәр.

Хәзер фильмны монтажлау этабы бара. Иҗат җимешен 2018 нче елның көзендә зур экраннарда күреп булачак. Аңа кадәр төрле пиар-акцияләр үткәрәчәкбез дип әйтте фильмның пиар-төркеме.

Димәк, кемнең КИРЕ икәне әлегә билгесез: Мансурмы, Мәскәүдән килгән риелтор Камилме бәлки алсу төстәге кәҗәдер? Бу сорауларга җавап табар өчен фильмның зур экраннарга чыккач барып карарга кирәк булачак.

Гөлсу ТӨХВӘТУЛЛИНА. КФУ ЖУРНАЛИСТИКА ҺӘМ МЕДИАКОММУНИКАЦИЯЛӘР ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ МАГИСТРЫ.