Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. КФУның Психология һәм мәгариф институты мөгаллимнәре «бәхет» төшенчәсе турында фикерли.
Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә кирәк: әйтик, тамакның тук, өс-башның бөтен, көнкүрешнең уңайлы, үзеңне ярата торган кешең, гаиләң, дусларың, җаның теләгән эшең, туасы алдагы көнгә ышанычың булуы, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе, вөҗдан сафлыгы кирәк. Мәһабәт буй-сын, матур төс-бит, нык сәламәтлек, зирәклек тә булсын. Ләкин барыбер тулы бәхетле булу өчен болар гына җитми.
Бәхет – җылыда яшәү, тәмле ашау, матур киенү, кәеф-сафа кору гына түгел ул. Кайгы-хәсрәт тә кешене читләтеп йөрми. Якыннарыбыз, әти-әниләребез дөнья куя, үзебез имгәнергә мөмкин яки сиңа явызлык, хөсетлек эшлиләр, син фаҗигале хәлдә каласың… Чын бәхет бозыклыкка каршы көрәштә бик зур кыенлыкларны җиңеп яулана. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә, зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.
Тулы бәхетне сәламәтлектән башка күз алдына китерүе кыен. Саулык – үзеңне яхшы хис итү, физик тазалык, авырулар булмау, тулы көчкә җигелеп эшләү, кешеләргә файдалы булу, якыннарың, җәмгыять алдында үзеңне артык итеп сизмәү ул. Әлбәттә, сәламәт булыйм, озак яшим дисәң, физик эш, физкультура белән даими шөгыльләнергә кирәк.
Рекорд куйган яисә чемпионатларда җиңгән спортчы зур шатлык хисләре кичерә. Ә моңа ирешү өчен аңа күпме тир түгәргә, күпме нәфесләрен чикләргә кирәк булган?! Чыннан да, бәхет – көрәш ул.
Бәхетне дуслык, иптәшлек, мәхәббәт, гаиләдән башка күз алдына китереп булмый. «Бәхетнең 90 проценты – гаилә тормышында», дигән Ф.М. Достоевский. Мәшһүр азучының үткән гасырда ук әйтеп калдырган сүзләре бүген дө искермәгән. Тик бәхетле гаилә төзү өчен коры ярату гына җитми, икеңдә дә: ирдә дә, хатында да кешелеклелек сыйфатларына ия булу, намуслылык, бер-береңнең ышанычын аклау, уртак тел табу, эш ярату, ир-атка авыр йөкне үз җилкәсенә ала белүе кирәк. Гүзәл затларга да зур җаваплылык йөкләнә. Тикмәгә генә: яхшы хатын – ярты бәхет, димиләр бит.
Һәр кеше – үзе бер дөнья. Кайберәүләр бик аздан гына тәм таба, барыннан да канәгать булып яши, үзен бәхетле хис итә. Аның табигате шундый. Яшәү мәгънәсе кешенең үз алдына нинди максатлар куюыннан гыйбарәт. Шул максатларга ирешү – бәхет. Димәк, бәхет – омтылышларның гамәлгә ашуы ул. Кеше бөтен нәрсәне дә ахыр чиктә бәхеткә ирешү өчен эшли.
Кешенең шәхси бәхете җәмгыятькә бәйле булуын да онытмыйк. Аерым шәхес бәхете башка кешеләргә, коллективка, җәмгыятькә бәйле булса да, ул, беренче чиратта, үзенең шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә тырыша. Үз бәхетен тапкан кешеләр күбрәк булган саен җәмгыять тә камилләшә бара.