Кеше, үз гомерен йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен

Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы” “Бала үсеше һәм тәрбия” мәсьәләсе белән кызыксынучылар өчен 2 көн дәвамында тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген тудырды.

akil fabrikasi1

Беркемгә дә сер түгел: үз милләтенең баласы булырдай шәхес үстерү – бүгенгенең иң четерекле мәсьәләсе. Монда глобальләшү, милли нигезләрдән читләшү факторлары да үз ролен уйный, әлбәттә. Бу проблеманың асылын аңлаган, һәм аның уңай чишелешенә өлеш кертергә яшьләр җыелган иде “Акыл фабрикасы”на.

Биредә бала үсеше һәм тәрбия темасына 17 спикер чыгыш ясады, чарада 132 кеше катнашты, онлайн рәвешендә шулай ук 302 кеше лекцияләрне тыңлады. Мәктәпкәчә белем бирүнең бүгенге хәле һәм киләчәк моделе нинди булырга тиеш икәнлеге тикшерелде. Яшьләр сыйфатлы милли проектларга тартыла, аларга туган телдә кызыклы һәм файдалы аралашу җитми. Практик киңәшләр бирүче җитди мәйданчыклар, идеяләр белән тулы коммуникатив җирлекләр кирәк дигән фикерләр күп яңгырады. Татар яшьләре арасында балаларга китаплар язучы, аларга рухи тәрбия сеңдерерлек кечкенә практик кулланмалар, журналлар чыгаручылар, аланнар оештыручылар шактый булып чыкты. Алар дәүләт тарафыннан ярдәм көтмичә үзләре бу эшкә алынган.

Әлеге интенсив мәктәптә катнашкан һәр кеше үз проектын чынга ашырырлык элемтәләр урнаштыра алды. Бу “Акыл фабрикасы”ның ахыргы продукты нинди булачагын киләчәк күрсәтер.

akil fabrikasi2