Казан федераль университетының татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге галимнәре тәрбия, әхлак темасына язмаларын дәвам итәләр.
Укыту-тәрбия процессында кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү күптөрле ысул, чара, алымнар куллануны исәпкә ала. Без аларның иң мөһимнәре: эчтәлекле укыту материалын сайлау, укыту процессын махсус оештыру, укыту-тәрбия эшен инсаниятләү, халык традицияләре чаралары ярдәмендә иҗтимагый файдалы эшчәнлекне гуманлаштыру турында сүз алып барырбыз.
Кешеләргә кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыруда эстетик цикл фәннәре — җыр, рәсем сәнгате, эксперимент рәвештә кертелгән Татарстан сәнгате, әдәплелек дәресләре, ритмика мөһим роль уйный, дип әйткән идек инде. Бу дәресләр буенча авторлык программалары эшләнде. Халык педагогикасы чараларын кулланып, кешеләргә кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыруның мөмкинлекләрен исәпкә алып, укыту-тәрбия процессының комплекслы планы төзелде.
Татарстан сәнгате фәне тулысынча халык педагогикасы чараларына нигезләнгән. Аңа яшүсмерләрне социальләштерү, аларның «милли хәтерен» уяту һәм үз тарихи тамырлары, үз халкы тарихы һәм традицияләренә үзләренең катнашы барлыгын аңлату кебек мөһим функцияләр йөкләнгән.
Аны укытуга елына 34 сәгать вакыт бирелә, 5 нче сыйныф программасына халык авыз иҗатын өйрәнү кертелгән, 6 — 7 нче сыйныфларда укучылар татар халкының гореф-гадәтләре, йола, уен җырлары белән танышалар.
Татарстан сәнгате дәресләрендә 5-8 нче сыйныф укучылары татар халкының һәм республикада яшәүче башка халыкларның сәнгате һәм мәдәнияте белән танышалар. Бу фәннең этник, тарихи, әдәби, сәнгать, педагогик белемнәрне берләштергән булуы кешеләргә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләүнең дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.
Татарстан сәнгате фәнен өйрәнү кысаларында укучылар экспедиция эше белән шөгыльләнәләр. Алар өлкән буын кешеләренең өйләренә баралар, төрле чиккән, суккан ашъяулык, сөлге, кулъяулык, көнкүреш кирәк-яраклары, сувенир, осталарның саламнан, шырпы, кайры, балчык, металл, сөяктән ясаган эшләрен җыялар. Архитектура һәйкәлләрен, халыкның сынлы сәнгать, мәдәни мирасын өйрәнү максатында тарихи урыннарга бик еш экскурсияләр оештырыла.
Татарстан сәнгате дәресләре Татарстан тарихы, татар мәдәнияте, география, җыр, ритмика, физик тәрбия дәресләре белән тыгыз бәйләнештә үткәрелә. Бу фәнне өйрәнү уңай нәтиҗәләр бирә, балаларга татар халкының гына түгел, ә башка халыкларның да тарихын аңларга һәм күзалларга мөмкинлек тудыра.
Әкиятләр бүген дә кешеләргә гаять зур, бәяләп бетерге¬сез иҗади хәзинә буларак хезмәт итәләр һәм балаларга, халыкка, туган илгә карата чын ярату үрнәге булып калалар. Әкиятләр — халык авыз иҗатының иң киң таралган бо¬рынгы жанрларыннан берсе. Аларда татар халкының күп гасырлык тәҗрибәсе тупланган һәм акыл, изгелек, усаллык, кайгыртучанлык, кешелеклелек, эгоизм кебек әхлак категорияләренә аңлатма бирелгән. Әкиятләр аша кешеләрнең киләчәккә ышанычлары, хыяллары чагыла. Алар безне тирә-юньдәге кешеләргә карата кешелекле, кайгыртучан, миһербанлы булырга өйрәтә.
Татарстан сәнгате дәресләрендә көнкүреш, хайваннар турында һәм тылсымлы әкиятләр өйрәнелә. Татар халкының күп кенә көнкүреш әкиятләре төрле ышану, йолаларга нигезләнгән. Иң киң таралганнары — зур тормышка әзерләнүче яшүсмерләргә багышланган әкиятләр. Фәндә балигъ булуга багышланган бу йола «инициация» дип атала һәм борынгы заманда ул кырыслыгы белән аерылып торган. Яшүсмерләрне шушы уңайдан махсус төзелгән йортка (гадәттә урманда) җыйганнар һәм айлар буе җаваплы сынауларга әзерләгәннәр: нәсел серләрен ачканнар, изге мифлар сөйләгәннәр, төрле һөнәрләргә һәм балигъ булу йоласын башкару тәртибенә өйрәткәннәр. Хатын-кызга һәм балаларга бу йортка керү тыелган. Татар халык әкиятләрендә йола бик нык үзгәртелгән, тик күпләрендә тотемизм белән турыдан-туры бәйләнеш сакланган.