КФУ — «100% Татарстан» форумы катнашучысы

Бүген Казан университеты тәҗрибәсе күрсәтеләчәк.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр “100% Татарстан” дигән масштаблы ике атналык онлайн-чара үткәрелә, анда Татарстан тәҗрибәсе турында сөйлиячәкләр, бер үк вакытта бу татарстанлылар, партнерлар һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итү өчен коммуникацион платформа да. Интеллектуаль эшлекле киңлек Татарстанның киләчәк стратегик үсешенең төп темаларын ачыктан-ачык тикшерәчәк үз эшенең йөзләгән профессионалларын  һәм спикерларын берләштерәчәк.

Чараның тематикасы киң: халыкара хезмәттәшлек, IT-индустрия, мәгариф һәм хезмәт базары, яшьләр сәясәте, инвестицияләр һәм эшкуарлык, медиа, экология, циркуляр икътисад һәм башкалар. Ике атна дәвамында онлайн-форматта панель дискуссияләр, фикер лидерларының туры эфирлары, интервью һәм мастер-класслар, икътисадта стратегик инициативалар анонслары узачак. Шулай ук мәдәният һәм спорт йолдызлары чыгышлары да планлаштырыла.

«100% Татарстан» программасында бөтен дөньядан төрле тармак эшлеклеләре катнашачак. Чараның онлайн-студиясе көн саен эшләячәк. Мондый режим ярдәмендә экспертларга сораулар бирү һәм оператив җавапларны реаль вакыт режимында алу мөмкинлеге туа.

Казан федераль университеты форумда актив катнашачак. Бүген форум яшьләр һәм куркынычсызлык темасына багышланачак. КФУның яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру өлкәсендәге тәҗрибәсе — иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр эшчәнлеге аша күрсәтеләчәк. Бу хакта КФУның Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты директоры, КФУның студентлар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең координацион советы рәисе Юлия Виноградова сөйләячәк.

Элеккеге һәм хәзерге яшьләр турында КФУны тәмамлаучылар — «Ел лидеры» республика конкурсында җиңүче, «XI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсында җиңүче Роберт Минегулов, «Казан талантлар университеты 2.0» Автоном коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Айдар Акмалов, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты доценты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү кафедрасының «Бәйрәм» һәм «Зарница»  иҗат коллективлары җитәкчесе Ильмира Камалова сөйләячәк.

Шулай ук КФУның мәгариф оешмалары һәм физик затлар арасында яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнашу тәҗрибәсе дә күрсәтеләчәк. Бу темага КФУның Яшьләр сәясәте департаментының иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлназ Мәрдәнова чыгыш ясаячак. Моннан тыш, КФУ студентларының профсоюз оешмасы мисалында яшьләр тормышында иҗтимагый оешмалар роленә багышланган онлайн-лекция оештырылачак. Аның спикеры студентлар профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Наил Вяльшин булачак.

Студентлар лигасы белән берлектә Казан университеты мисалында Татарстан Республикасы студент яшьләренә социаль ярдәм чаралары турында презентация булачак. КФУның «Кар десанты» студентлар эзләнү отряды эшчәнлеге һәм яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә аның роле турында КФУның Яшьләр сәясәте департаментының патриотик тәрбия һәм хокук бозуларны профилактикалау бүлеге башлыгы Ольга Мысовская сөйләячәк.

КФУ студентларын вакытлыча эш белән тәэмин итү темасына КФУ Яшьләр сәясәте департаментының укучыларны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру үзәге җитәкчесе Эльвира Закирова чыгыш ясаячак.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге форумда теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен сайтта теркәлергә кирәк. Онлайн очрашуга  теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин. Мәйданчыклар арасында ирекле сайлау һәм чит ил спикерларын оригиналда да, тәрҗемәдә дә тыңлау мөмкинлеге бар.

Автор: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге