КФУ 49 меңнән артык гариза кабул иткән

16 июль мәгълүматларына караганда, Казан федераль университетытының кабул итү комиссиясенә абитуриентлардан бюджетка эләгү өчен 33 053, ә контракт өчен 15 755 гариза кабул ителгән. Бу турыда КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр итә. 

Бакалавриат һәм магистратура юнәлешләренә бюджет һәм контракт өчен абитуриентлардан 6 395 документ оригиналы кабул ителгән. Мондый динамика узган ел белән тәңгәл килә. Соңгы көннәрдә магистратура өчен документ оригиналларын тапшыру арткан. Шимбә һәм дүшәмбедә генә дә аларның саны 240 булган.

Абитуриентлардан иң күп гаризалар кабул итеп алган институтлар арасында беренчелектә Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Биредә бакалавриатның бюджетына 385 документ оригиналы кабул итеп алынган. Халыкара мөнәсәбәтләр  институтына — 340, ә Идарә, икътисад һәм финанслар институтына 296 оригинал тапшырылган.

Олег Бодров әйтүенчә, бүгенгә онлайн тестны 3556 чит ил абитуриенты үткән. Аларның 1561 абитуриент КФУның кабул итү комиссиясенә гариза тапшырган. 380е — документларын җибәргәннәр.

16 июльдә тагын шунысы мәгълүм булды — имтиханнарда 100 балл җыйган 196 кеше һәм мәктәп укучыларының Бөтенрәсәй олимпиадасының 8 призеры Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә документлар тапшырганнар.