КФУ абитуриентлары документларын офлайн тапшыра ала

Электрон форматта гариза бирүдә кыенлыклар белән очрашучы абитуриентлар кабул итү комиссиясенә шәхсән килергә мөмкин.

Быел Россиянең барлык югары уку йортлары абитуриентлардан гаризаларны онлайн режимда  кабул итә. Казан федераль университетында кабул итү комиссиясе дистанцион форматта үз эшен 20 июньдә башлады — документлар «Студент булачакмын» социаль-мәгариф челтәре аша кабул ителә. Хәзер абитуриентларның документларын офлайн тапшыру мөмкинлеге дә барлыкка килде.

Казан университеты абитуриентлары Кремль ур., 35 йортта урнашкан кабул итү комиссиясенә шәхсән килергә мөмкин. Моның өчен күп каналлы 8-800-700-9275 телефоны буенча колл-үзәккә шалтыратырга кирәк. Белгечләр килү вакытын һәм датасын билгеләячәк. Үзең белән документлар, битлек һәм перчаткалар булырга тиеш. Бу хакта бүген «турыдан-туры элемтә» кысаларында КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров сөйләде.

«Электрон форматта гаризалар биргәндә кыенлыклар килеп чыккан абитуриентлар үзләре килә, проблемалары турында сөйли ала. КФУның кабул итү комиссиясендә барлык институтларның техник сәркатипләре эшли, алар вакытында документларның сканнарын ясыйлар һәм аларны электрон формада беркетәләр «, — дип сөйләде О.Бодров.

Мисал өчен, 5 августта гына да университет кабул итү комиссиясенең техник сәркатипләре тарафыннан Instagram аша килгән 137 сорау эшкәртелгән.

Искәртеп узабыз, быелдан Казан федераль университеты студентларына һәм аспирантларына белем алуга ташламалы кредит алырга мөмкин. Ректор Илшат Гафуров һәм «Россия Саклык банкы»тиешле килешүне имзалады. Банк-партнерда белем бирү кредитын алырга теләгән теләсә кайсы укучыга шундый мөмкинлек ярдәмендә университет белем бирү кредитыннан файдалануның беренче елында процент ставкасы күләменең 5 процентын каплый.

Моннан тыш, Казан университетының яңа студентларына — Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган бөтенроссия олимпиадаларында һәм башка конкурсларда җиңүчеләргә һәм БДИда профильле предмет буенча 100 балл җыйган затларга  КФУ ректорының “Стобалльник” стипендиясе түләнәчәк.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Александр Кузнецов