КФУ абитуриентларының БДИ баллары үсә

Казан федераль университеты, узган ел белән чагыштырганда, абитуриентларның БДИдан уртача балл буенча күрсәткечләрен яхшыртты. Ул 78,68 балл тәшкил итә. Бүген «Татар-информ» агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров шул хакта хәбәр итте.

«Без үткән елларда уку йортына баллары яхшы булган абитуриентларны кабул иттек», — диде спикер.

Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, быел университетка, төрле олимпиадаларда җиңүчеләрне дә исәпкә алып, БДИдан 100 балл җыйган 68 егет һәм кыз кергән, аларның 45е – Татарстаннан. «100 балл туплаучыларның 13е Икътисад, идарә һәм финанслар институтында белем алачак», — диде ул.

Казан федераль университетына, Алабуга һәм Чаллыдагы институтларны да исәпкә алып, бюджет бүлегенә 4980 кеше беренче курска укырга кергән. Шуларның 3058е – бакалавриат, 169ы – белгечлек, 1753е – магистратура юнәлешенә.