КФУ Алабуга институты археологлары уңышы

Алабуга археологларының быелгы экспедициясе уңышлы булган. Студентлар ай дәвамында Чистай районындагы Иске Роман шәһәрчеге мәдәни мирасы объектында,  казыну эшләре алып бардылар.

Алтынны башка металлардан махсус җайланма ярдәмендә аерганнар. Металлга  сызып караганнар.  Әгәр чын алтын икән, сынала торган ташта ачык  сары төс барлыкка килгән. Казан федераль университетының Алабуга филиалы институты археологлары  әнә шундый  кызыклы табылдыкка юлыкканнар. Менә өченче ел инде алар  Чистай районындагы Иске Роман шәһәрчегендә эзләнү эшләре алып баралар.

Әлеге тарихи  һәйкәл  шунысы белән кызыклы – ул 1236 нчы елда монголлар тарафыннан хәрабәләр хәленә китерелгән. Халыкны үтереп бетергәннәр, шәһәрнең исемен белмибез, — диде безгә Алабуга археология экспедициясе җитәкчесе, КФУ филиалы доценты Альберт Нигамаев.

Әлеге борынгы Болгар дәүләтенең бер шәһәре  ун гасыр чамасы элек зурлардан саналган. Анда биш меңнән алып, ун меңгә кадәр кеше яшәгән. Шәһәр комплексының барлык мәйданы 1 миллион квадрат метр мәйдан биләгән. Археологлар  250 квадрат метрны  бер метр тирәнлектә  казыганнар. Керамиканың 29 меңләп  кисәкчеге табылган. Арада  шулай ук бизәнү, көнкүреш  әйберләре, төймәләр, ук очлары бар.

Без мичләре булган  торакларны, каберлекләрне, кеше сөякләрен, шушы чорга бәйле булган  әйберләрне эзлибез, — ди безнең нык кызыксынып китүебезне кхреп Алабуга археология экспедициясе җитәкчесе, КФУ филиалы доценты Альберт Нигамаев.

Тагын бер кызыклы  табылдык – сөяктән ясалган амулет. Борынгы болгарлар балалар тугач та, шундый саклагычларны аларның муеннарына элгәннәр. Тарих факультеты студентлары үзләренең табылдыкларын чистартып киптерәләр, керамика кисәкләрен саныйлар. Савыт-сава фрагментларын  торгызалар. Экспозиция танып-белү өчен бик  файдалы булып чыккан.

 

Минем өчен керамика әйберләре, савыт-сабалар бик тә кызыклы. Алар сакланып калганнар. Сөяк әйберләре дә кызыксыну уята, — ди СНХ. КФУның Алабугадагы  филиалы гомуми һәм Ватан тарихы кафедрасы өлкән лаборанты Мальвина Купцова

Барлык табылдыклар да Чистайдагы музей-тыюлыкка тапшырылачак икән.