КФУ Алабуга институтында М. Цветаева исемендәге премия тапшырылачак

5 нче сентябрьдә КФУ Алабуга институның актлар залында VIII тапкыр Марина Цветаева исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасы булачак. Ул шагыйрәнең 125 еллыгына багышлана. 

КФУның Алабуга институтында Марина Цветаева исемен кадерләп саклыйлар. 1941 елның 31 нче августында трагик рәвештә танылган шагыйрәнең язмышы өзелә. Озак вакыт аның иҗаты илдә тыелган иде. Беренче искә алу көне 1968 нче елның сентябрендә узган иде. Ул вакытта Алабуга Дәүләт педагогика институтының бер төркем галимнәре һәм студентлары Цветаева каберенә чәчәкләр куярга, аның шигырьләрен укырга һәм Рафаэль Мостафинның Марина Ивановнаның фаҗигале тормышын бәян иткән хикәя тыңларга бардылар.   

Шагыйрәнең исемен мәңгеләштерү максатыннан Алабуга дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы, КФУ Алабуга институты Марина Цветаева исемендәге әдәби премия конкурсын үткәрә. Ул заманча цветаеведение фәненә зур өлеш керткән шагыйрьләргә, прозаикларга, тикшерүчеләргә, музей һәм театр вәкилләренә бирелә.

4 нче сентябрьдә шагыйрәнең тууына 125 ел тулу уңаеннан, тантаналы чараларда катнашучылар Марина Цветаеваның Алабугадагы мемориал комплексына барачаклар. Ә 5 нче сентябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУ Алабуга институтының актлар залында сигезенче М. Цветаева исемендәге әдәби премия тапшырылачак. Лауреатларга истәлекле медальләр, таныклык һәм акчалата бүләк тапшырылачак.