КФУ Алабуга институтының интернациональ дуслык клубы “Татарстанның мәдәни мозаикасында” катнашты

4 майдан 7 майга кадәр “Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы” Яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә “Татарстанның мәдәни мозаикасы” VI Республика яшьләр милләтара фестивален оештырды.

Болгар шәһәрендә узган фестивальдә катнашучылар күп гасырлык тарихка гына кагылып калмадылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, җирле халыкны үз халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Фестивальнең максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләрен саклап калу аша студентлар һәм яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Чарада Татарстанның 15 районыннан 150 кеше, РФнең башка субъектларыннан – Дагыстан, Марий Эл, Ингушетия, шулай ук Әрмәнстан, Әзербайҗан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Төркмәнстан, Төркия, Конго, Нигерия, Грузия, Кот-Д’Ивуар, Камерун, Кыргызстан һәм башка илләрдән барлыгы 15 чит ил вәкилләре катнашты. КФУның Алабуга институты UNITY интернациональ дуслык клубы форумда дүрт диаспораны тәкъдим иттеләр: рус, төркмән, үзбәк һәм кыргыз. Алар – Юлия Малова, Айболек Перманкулиева, Довлет Денгизов, Диана Якубова һәм Каныкей Омуткулова.

“Мондый искиткеч форумга узуыма бик шатмын. Миңа фестивальнең программасы бик ошады, аеруча Борынгы Болгар шәһәре буйлап экскурсия”, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Каныкей Омуткулова (Кыргызстан), чит телләр факультетының 1 курс студенты.

“Миндә бик яхшы тәэсир калды. Форум вакытында уңай энергия тупладым һәм позитив эмоцияләр алдым. Беренче көнне безне борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштырдылар һәм юнәлешләр буенча бүлделәр. Баштан ук мин бик күп яхшы дуслар һәм танышлар таптым. Шулай ук без төрле илләрдән һәм эшчәнлек өлкәләреннән килгән балалалар белән уеннар уйнарга өлгердек. Форумның һәр катнашучысы үз юнәлеше буенча үз талантын күрсәтте.”, — дип уртаклашты филология һәм тарих факультетының 4 нче курс студенты Довлет Денгизов (Төркмәнстан).

Быел катнашучылар өч юнәлеш буенча бүленде: вокал, бию һәм әдәби әсәрнең сәнгати куелышы. Һәр юнәлеш буенча сайлап алганда өстенлек милли компонентлы номерларга бирелде. Шәһәрнең үзәк мәйданында “Татарстанның мәдәни мозаикасы” фестиваленең катнашучылары көче белән әзерләнгән, интерактив мәйданчыклар һәм милли ризыклар белән тәэмин ителгән күп милләтле концерт булды.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. “Вокал” юнәлеше буенча карлыгач турында төрек җырын башкаручы Роза Габдрахманова җиңүче булды. Призерлар өчлегенә шулай ук Варвара Лисюк һәм “Сәяр” керәшен халык вокал ансамбле керде. “Хореография” номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – “Вардзиа” Кавказ бию ансамбле башкаруында грузин бию; 2 урын – “Хумо” бию коллективы; 3 урын – Мария Колесова, “UNITY” интернациональ дуслык клубы.

“Татарстанның мәдәни мозаикасы” фестиваленең үзенчәлеге – чараны үткәрү мәйданчыгы сыйфатында муниципаль районнарны сайлау турында карар кабул ителү. Мондый эш форматы районнардагы яшьләрне җәлеп итәргә һәм республика шәһәрләре халкын башка милләтләрнең традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштырырга мөмкинлек бирә.

Фестиваль барлык катнашучыларның мәйданга милли киемнәрдән чыгуы белән тәмамланды. Аларның максатлары уртак – дус һәм тату яшәү. Бу бәйрәм киләчәктә дә географик чикләрне киңәйтсен, кешеләрне якынайтуны дәвам итсен, аларга яхшы кәеф бүләк итсен иде!

Ләйсән САФИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.