КФУ Алтын Урда буенча конференциягә әзерләнә

2019 елда Алтын Урданың 750 еллыгы уңаеннан, Казанда халыкара конференция узачак. Конференциягә әзерлек белән Казан Федераль институты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты шөгыльләнә.

Конференциягә Казахстаннан, Азәрбайҗаннан, Кыргызстаннан, Швеция, Норвегия һәм Италиядән тарихчылар, культурологлар чакырылган. Алтын Урда (Җучи Олысы) – төньяк-көнчыгыш Евразиядәге монархия. Башкаласы – Сарай-Бату шәһәре. Төп халкы – төркиләр. 1269 елда Талас елгасы үзәнендәге корылтауда Менгу Тимер, Борак хан һәм Хайду ханнар Алтын Урданың бәйсез ханлык булуын таный. 1459 елда бәйсез дәүләт булып яшәүдән туктый.