КФУ Arenaland фестивалендә катнашачак

21 июльдә Казан федераль университеты масштаблы Arenaland мультиформатлы фестивалендә катнашачак. Казан университеты мөгаллимнәре катнашында кызыклы лекторий үтәчәк. 

13 сәгать 30 минутта «ГМО турында мифлар һәм дөреслек» лекциясе. Генетика кафедрасы Айрат Каюмов ГМО турында һәм алардан куркырга кирәкме дигән сорауга җавап бирәчәк.

Сервис һәм туризм кафедрасы мөдире Олег Бунаков тыңлаучыларны сәяхәт вакытында экономияләргә өйрәтәчәк. «Туризмда лайфхаклар һәм сәяхәт вакытында ничек экономияләргә» дигән лекция 14 сәгать 10 минутта башалана.

Химия институты доценты Аркадий Курамшин җәйгә фәнни күзлектән карарга өйрәтәчәк. Бу лекция «Җәйге химия. Ял итү турында фән» дип атала.

13:00-17:00 КФУның IT-зонасы эшлиячәк. ИТИС Югары мәктәбе һәм Инженер институты робот-футболистлар арасында уен күрсәтәчәкләр һәм үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр.
Моннан тыш катнашучылар өчен бик зур һәм күңелле мәдәни программа да әзерләнгән. Анда популяр төркемнәрнең һәм җырчыларның катнашуы көтелә.