КФУ аспиранты сөяк имплантатларын ясау өчен яңа материаллар эзләү белән шөгыльләнә

Яшь галимнең проекты Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды грантын отты.

Казан федераль университетының Физика институты асспиранткасы Дарья Шуртакова, аспирантурада белем алучы яшь галимнәр («Аспирантлар») башкара торган фундаменталь фәнни тикшеренүләрнең иң яхшы проектларына Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды конкурсында җиңүче булды.

Ул үзенең «Кальций фосфаты кристалларындагы беренче принциплардан электрон парамагнит резонансы спектрларын исәпләү» дигән диссертация тикшеренүенә 1 200 000 сум күләмендә грант откан.

«Хәзер медицинада перспектив материаллар сыйфатында файдалану максатыннан, кальций фосфатлары төркеме кристаллары актив өйрәнелә. Алар, беренче чиратта, заманча сөяк имплантатларын булдыру өчен кирәк. Мондый материалларның физик-химик һәм биологик үзлекләре максатчан рәвештә кертелә торган кушылмаларга карап, үзгәрергә, я химия реакциясе вакытында кристаллик рәшәткә эченә эләгергә мөмкин «, — ди Дарья Шуртакова эше турында сөйләгәндә.

Мондый кулланмалар турында күзаллау бирә торган иң информатив эксперименталь ысулларның берсе булып электрон парамагнит резонансы ысулы (ЭПР) тора.

«Структурада берничә парамагнит үзәге (кушылмалар сыйфатында кулланыла торган металл ионнары) булганда, ЭПР ярдәмендә интерпретация кыен булырга мөмкин. Моннан тыш, билгеле бер үзәкнең ничек урнашуы, нинди локаль чолганышта булуы турында турыдан-туры нәтиҗә ясарга ярамый. Эксперименталь методлардан тыш, катнашмалар структурасы һәм аларның физик үзлекләре тыгызлык теориясен кулланып исәпләнергә мөмкин. Кальций синтетик фосфатлары турында яңа мәгълүмат алу максатында, проектта әлеге методларны бергәләп куллану күздә тотыла», — дип сөйләде яшь галим Физика институтында.

Калкальцийның синтетик фосфатлары нигезендә материаллар хәзер ортопедия һәм стоматология өчен имплантатлар әзерләүдә актив кулланыла, әмма, Д.Шуртакованың фәнни җитәкче, КФУ Физика институтының квант электроникасы һәм радиоспектроскопияләре кафедрасы доценты Георгий Мамин әйтүенчә, алар камил түгел.

«Без имплантларның «яшәешен» арттыру өчен кальций фосфатлары структурасын үзгәртергә тырышабыз. Шул максат белән кристалларга төрле металларның — тимер, цинк, марганец, бакыр һ. б. кулланма ионнарын өстибез. Безнең максат — сөяк тукымасының «үсүенә» ярдәм итәрлек матдәне синтезлау. Ул вакытта кеше организмына җәлеп ителгән имплантат акрынлап аның үз сөягенә алышыначак «, — дип йомгаклады Г.Мамин.

Аның әйтүенчә, бу проблеманы хәл итү белән квант электроникасы һәм радиоспектроскопиясе кафедрасы хезмәткәрләре (Дарья Шуртакова да алар арасында ) Россия Фәннәр академиясенең А.А.Байков исемендәге Металлургия һәм металл белеме институты галимнәре белән берлектә «Нефть продуктларында күкертле кушылмаларны оксидлаштыру өчен нанодисперслы гидроксиапатит һәм тимер-алмаштырылган гидроксиапатит нигезендә каталитик системалар эшләү» РНФ гранты кысаларында шөгыльләнәләр.

Автор: Лариса Бусиль