КФУ аспиранты уникаль ачыш ясаган

КФУ магистрлары һәм аспирантлары уникаль лазер булдырганнар.

Магистрлар һәм аспирантлар моңарчы дөньяда булмаган ап-конверсион тутырылмалы ультрофиолет диапазонлы лазер ясаганнар. Әлеге ачыш авторы — КФУның Физика институты аспиранты Виктория Гориева. Лазер тутырылмасы чыганагы итеп Виктория лазер диодларын файдаланган. Нәтиҗәдә лазер характеристикасы күпкә яхшырган, ә бәясе арзанайган.YNVTcNSoqJ5Мондый лазер медицина өлкәсеннән башлап, космик технологияләр ясауга кадәр ярдәм итә ала. КФУда уйлап табылган лазер алмаз эшкәртүдә бик файдалы булыр дип көтелә.