Ул ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә ачылды һәм кешенең космоска очуына 60 ел тулуга багышланган.
Казан федераль университеты астрофизиклары ясаган космик объектлар сурәтләре Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать Галереясында ачылган һәм космоска очуның 60 еллыгына багышланган «Исәнмесез, Юрий Гагарин!» күргәзмәсендә тәкъдим ителә.
Күргәзмә кысаларында тәкъдим ителгән «Йолдызлы күк йөзе магиясе» проекты 21 фотоэшне һәм бер видеозарисовканы үз эченә ала, аларның авторлары КФУ Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы доценты Роман Жучков һәм КФУ Физика институты аспиранты, КФУ Планетарие инженер-операторы Сергей Головкин.
«Без кеше күзе белән күрергә мөмкин булмаган нәрсәне күрсәтергә тырыштык. Сер түгел, безнең караш мөмкинлекләре чикләнгән, һәм без күктә күп кенә тонык космик объектларны күрергә сәләтле түгел. Аның каравы, аларны фотокамералар ярдәмендә теркәп була. Күпчелек фотосурәтләр телескоп кебек өстәмә техник җайланмаларны кулланмыйча эшләнгән. Алар 3 сәгатькә кадәр хәрәкәтсез сакланган камера тарафыннан эшләнгән. Кадрларны кушу ысулы белән алынган ерак космос һәм бер пейзажлы сурәттән кала, барысы да — монокадрлар», — дип сөйләде Р.Жучков.
Аның тарафыннан 8 ел эчендә эшләнгән йөзләгән кадр арасыннан күргәзмә өчен 15е алынган һәм астроном әйтүенчә, ул аларның барысын да бик ошата. Уңышлы фотоларның күбесен ул Казаннан ерак түгел җирдә төшергән.
«Мин җәяүле һәм тау туризмы, астрофотография белән шөгыльләнәм. Кайвакыт мин ике мавыгуымны берләштерә алам. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотосурәтләр Кавказ, Алтай, Төркия, Саянда ясалган», — дип хәбәр итте КФУ доценты.
Сергей Головкин, киресенчә, нигездә, КФУ В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә булганда күктәге вакыйгаларны фотога төшерү белән шөгыльләнә. Аның коллекциясендә Төньяк Кавказ астрономия станциясе территориясендә эшләнгән кадрлар да бар.
«Иң яраткан фотография — Ай фонында авиалайнер. Мин күптән шундый кадр ясарга теләгән идем, һәм, ниһаять, мин моңа ирештем. Бу сюжет, әлбәттә, уникаль түгел. Мондый рәсемнәрне фотографлар бөтен дөньяда ясый. Мин дә моңа ирештем. Кирәкле вакытта кирәкле урында булуыма мин шат».
Астрономнар караңгы төнне космик объектларны күзәтеп үткәрергә күнеккән, шуңа күрә аларны төнлә озак итеп фото төшерүләр куркытмый.
«Әгәр объект шактый якты булса, аны бер кадр белән дә төшерергә мөмкин. Әмма фотосурәтләрдә зәгыйфь детальләр күренсен өчен, күп вакыт һәм көч сарыф итәргә кирәк. Лайнер сурәте йөздән бер секунд эчендә эшләнгән, ә менә Цефей йолдызлыгында томанлы фил хоботын фотога төшерү өчен мин салкын кышкы кичләрдә телескоп янында 15 сәгатьтән артык вакыт уздырдым. 90 фотосурәт килеп чыкты. Алар берләштереде һәм компьютерда эшкәртелде. Монда бернинди дә рәсемнәр ясалмый, бернинди фотомонтаж да юк, чиста математика — 90 катламны кушу һәм камера тарафыннан булдырыла торган шау-шуны «алу», — дип аңлатты Сергей.
Астрономнар әйтүенчә, астрофотографияләр күргәзмәсе безнең шәһәрдә әле булмаган.
«Йолдызлы күк магиясе» проекты — безнең миссия. Без кешеләрнең тагын бер тапкыр күккә карауларын, безне чолгап алган йолдызлар һәм космос белән кызыксынуларын телибез», — диде Роман Жучков.