КФУ астрономы Атлантик океан аша сәяхәте турында сөйләде

Сергей Мельников Антарктиданы ачуга 200 ел тулуга багышланган Җир тирәли җилкәнле экспедициядә катнашты.

 

Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы хезмәткәре Сергей Мельников«Паллада» җилкәнле судносында Атлантика аша сәяхәт итте. 

Россия Президенты В.В.Путин карары буенча, 2020 нче ел илебездә Антарктида елы дип игълан ителде. Гыйнвар аенда Ф.Ф. Беллинсгаузен һәм М. П. Лазарев җитәкчелек иткән экспедиция һәм анда катнашкан Казан университеты астрономы Иван Симонов тарафыннан Антарктиданы ачуга 200 ел тулды.

Әлеге вакыйга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Антарктида ярларына  «Паллада», «Седов» һәм «Крузенштерн» укыту-җилкәнле суднолары экспедициясе юл тотты.

2019 елның ноябрендә Россия әләме белән  ак җилкәнле «Крузенштерн» һәм «Паллада» дөнья тирәли, ә «Седов» – трансатлантик сәяхәткә чыктылар.

Сергей Мельников «Паллада» җилкәнле көймәсе командасына 14 февральдә Ушуайя шәһәре портында (Аргентина) кушылды һәм 16 мартта Кейптаунда (Көньяк Африка Республикасы) сәяхәтен тәмамлады, ә 17 мартта ул үзенең 37 яшьлек туган көнен Өмет борынында каршылады.

“Һава торышы начар булу сәбәпле, кызганыч, без Антарктида ярларына якынлаша алмадык, әмма сәяхәт барыбер бик кызыклы булды, – дип сөйли С.Мельников. – Бер ай буе сәяхәт итү дәвамында мин диңгез училищелары юнглары һәм курсантлары белән диңгез эшен үзләштердем һәм хәтта “Паллада” фрегаты матросы” квалификациясен үзләштерү һәм практика узу турында сертификат алдым. Без куркынычсызлык техникасын, кораб төзелешен өйрәндек, җилкән куярга һәм аларны чистартырга өйрәндек. “Паллада»  күп вакыт җилкән белән йөзде.”

Йөзүдә катнашучыларның берсе-космонавт Сергей Рязанский, ул да барысы белән бергә диңгез эшенә укыган. Җилкәнле корабль экипажы космос корабле бортында космонавтларның ничек яшәве һәм эшләве турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде. Сергей Мельников «Паллада»командасы һәм практикантлары каршында астрономия буенча лекция белән чыгыш ясады.

“Мин экспедициядә катнашучыларга астрономиянең борынгы заманнардан алып, безнең көннәргә кадәр тарихы турында сөйләдем, шулай ук аларны Казан федераль университеты астрономнарының тикшеренүләре белән таныштырдым, Россия астрономнарының заманча халыкара проектларда катнашуы турында әйттем. Галәмнең яңа җентекле картасын булдырырга тиешле «Спектр-РГ» орбиталь астрофизик обсерваториясе җәй көне Байконурдан эшләтеп җибәрелде һәм КФУ галәм обсерваториясе тапкан объектларның оптик тәңгәллеген һәм классификациясен төзүдә актив катнаша,» – диде безгә Сергей Мельников.

Диңгездә йөзү вакытында бик күп аяз төннәр булды һәм сәяхәтчебез астрономия белән кызыксынучыларга көньяк күктә йолдызлыкларны һәм планеталарны табарга ярдәм итте, хәтта Халыкара космик станция очышларын күзәтеп торырга да өйрәтте.

“Мин үзем дә беренче тапкыр Көньяк Хач йолдызлыгын, Зур һәм Кече Магелланов болытлары галактикаларын күрә алдым”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Сергей.

Сәяхәтче өчен иң истә калырган вакыйга- шторм регатасы була. Анда катнашу өчен үз маршруты белән барган һәр өч корабль Атлантик океанның билгеләнгән ноктасында очрашты.

“Паллада” “Крузенштерн” һәм “Седов” җилкәнле көймәләре белән 200 мильле узышта катнашты һәм мактаулы өченче урынны алды. «Крузенштерн» җиңүче булды, – дип елмая, хатирәләргә бирелеп астроном. – Узыш вакытында җиде баллы шторм башланды, ул 26 җилкәннең 5сен өзде. Бераз куркынычрак булды: секундына 25 метр тизлек белән искән җил, палубада йөрүчеләрне аяктан екты, ә кораб 45 градустан артыгракка авышты (мондый кырынаю вакытында, кайчагында бөтен уң борт тулысынча су астында иде)”.

Диңгездә йөзү дәвамында Сергей Мельников фото – һәм видео төшергән. Ул 60тан артык җилкәнле кораб, океан тормышын (акула, диңгез мәчеләре, пингвиннарны)  һәм бик күп матур кояш баешларын гәүдәләндергән. Үзенең булачак фотокүргәзмәсе өчен ул 4500 дән артык искиткеч фото ясаган. Ә төшерелгән видеоматериалның сәяхәт турындагы фильмга әйләнүе өчен карантин тәмамлануын көтә, аны астрономия һәм космик геодезия кафедрасы хезмәткәре Казан университеты студентларына һәм хезмәткәрләренә күрсәтергә планлаштыра.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Сергей Мельников

Сайт өчен Раил Садретдинов әзерләде