КФУ астрономы кояш активлыгы арту турында кисәтте

Кояшта С класслы ике шартлау теркәлгән.

Җир кешеләренә ешлыгы һәм куәте Кояшта даими үсә барачак плазма шартлавы нәрсә белән яный? Моны Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы доценты Роман Жучков аңлатты.

Космик һава торышы буенча NASA һәм Американың NOAA метеорология агентлыгы экспертлары кояш активлыгының яңа 11 еллык циклы башлануы турында хәбәр иттеләр.

«Кояш активлыгының яңа чоры башлану Кояшта шартлаулар саны артачак дигәнне аңлата, алар куәтлерәк булачак. Кояш активлык пигы 2025 елда көтелә, ә аннары 1-2 елдан соң, шартлаулар саны яңадан кимиячәк «, — диде Р.Жучков.

Галим әйтүенчә, кичә кояшта теркәлгән С класслы ике шартлау бик үк көчле түгел, ләкин алар шулай да кайбер кешеләрнең кәефенә йогынты ясарга һәм төньяк балкышларының сәбәбе булырга мөмкин.

«Кояштагы шартлаудан соң космик киңлеккә кояш җиле дип аталган ионлаштырылган кисәкчекләр агымы китә. Әгәр кояш таҗыннан секундына 300-1200 километр тизлек белән үтеп баручы кисәкчекләр Җир ягына таба юнәлгән булса, планетабызга ул 2-3 көннән килеп җитәчәк. Кояш җиле геомагнит давыллары һәм поляр балкышлар барлыкка китерә», — дип хәбәр итте Роман Яковлевич.

Ул шулай ук геомагнит давыллары техноген һәлакәтләргә, электр станцияләрендә аварияләргә китерергә, компьютерлар эшләмәскә, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрнең хәлен начарайтырга мөмкин, диде.

Тарихта иң куәтле геомагнит давылы 1859 елда була. Аннан Ауропада һәм Төньяк Америкада телеграф линияләре зыян күргән, ә төньяк балкышлары бөтен дөнья буйлап күзәтелгән. Анда көн яктысындагы кебек, газета укып булган. Скалист таулар өстендә (Төньяк Американың Кордильер системасындагы төп тау сырты) төньяк балкышлар шулкадәр якты була ки, шул шәүләдән хәтта алтын эзләүчеләр уянып, иртәнге ашны әзерли башлаган.

«Кояшта һәрвакыт актив өлкәләр булды, шартлаулар булып торды, аларның бер өлеше матдәне Җир юнәлешендә ыргытты, һәм бу плазма безнең магнитосфераны борчый килә. Чагыштырмача, Кояшта таплар никадәр күбрәк булса шартлаулар да шулай ук һәм тышкы магнит кыры структурасы никадәр катлаулырак булса, бу процесс өчен энергия чыганагы да күбрәк кирәк. Ә магнит көч линияләре конфигурациясе үзгәрүнең төп чоры — якынча 11 ел. Хәзер минимум узды, һәм активлык үсәчәк «, — дип сөйләде астроном.

Ул билгеләп үткәнчә, Кояш активлыгы һәм кешенең, шулай ук башка тере организмнарның үзара бәйләнешен тикшерүдә  совет галиме-биофизик Александр Чижевский пионер булган. Гәрчә бу бәйләнеш барлыгы билгеле булса да, ул бүгенгә кадәр тулысынча тасвирланмаган.

Автор: Лариса Бусиль, фото:  Solar Dynamics Observatory космик телескопы