«КФУ. Атна йомгаклары» программасының чираттагы чыгарылышы чыкты

Тапшыруның төп темасы – чит ил студентларын көндезге уку формасына кайтару, бушлай татар теле курслары.

UNIVER TV студентлар телеканалында «КФУ. Атна йомгаклары» программасының чираттагы чыгарылышы чыкты. Вузга чит ил студентларын кайтару, КФУдагы бушлай татар теле курслары тапшыруның төп темалары. 

Чит ил студентлары көндезге уку формасына кайталар. Хәзер алар өчен 14 көнлек обсервация чоры гамәлдән чыгарыла. Бу очышлар яңартылган дәүләтләрдән килгән укучыларга кагыла. Беренче шундый студентлар – Төркия, БДБ, Мисыр гражданнары – КФУның әзерлек факультетында белем алучылар. Бүген чит илдән 324 студент кайтты, чит илдә тагын 2000 гә якын студент калды.

Чит ил һәм Россия мәгариф даирәсендә югары уку йорты үсешенең яңа перспективалары турында тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 1 марттан КФУ чит ил абитуриентларыннан документлар кабул ителә башлый. Шуңа бәйле рәвештә күп кенә агитация чаралары, шул исәптән инста-лайф форматы да планлаштырыла.

Узган атнада Казан университетында теләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары башланды. Курсларга 1050 кеше язылган, бу алдагы елларга караганда 10 тапкыр күбрәк.

Узган атнада Казан университетында теләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары башланды. Курсларга 1050 кеше язылган, бу алдагы елларга караганда 10 тапкыр күбрәк.

«КФУ. Атна йомгаклары» тапшыруына Казан университетының мөһим вакыйгалары кергән: халыкара мәгариф форумына әзерлек, Tolles Diktat бөтенроссия акциясе – немец теле диктанты; КФУ ректоры Илшат Гафуров «Талант и успеха» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашуы.

“Үзегез карагыз” авторлык рубрикасында Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский TikTok социаль челтәре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, социаль челтәр яшь кулланучыларны тәрбияләүдә кимчелекләрне яхшы күрсәтә.

Үткән атнада Казан университеты катнашы булган иң зур ачышларның берсенә 195 ел булды. Бу авторы Николай Иванович Лобачевский булган данлыклы неевклид геометрия. 1826 елның 23 февралендә физика-математика факультеты утырышы уза. Анда Лобачевский «Сжатое изложение начал геометрии со строгим доказательством теоремы о параллельных» докладын тәкъдим итә. Н.И. Лобачевский исемендәге КФУ математика һәм механика институтының геометрия кафедрасы мөдире Аркадий Попов  мәктәп геометриясе курсының Лобачевский күзаллаган геометрия аермасы турында сөйләде.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, видео: UNIVER TV