КФУ Бөек Британия төзегән рейтингка кергән

Казан федераль университеты тарихта беренче тапкыр «Медицина һәм сәламәтлек турындагы фәннәр» юнәлеше буенча предметлар рейтингында тәкъдим ителгән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөекбританиянең Times Higher Education журналы барлыгы дүрт юнәлеш буенча рейтинг төзи. Казан университеты быел шуларның өчесенә кергән.

Әйтик, югары уку йорты «Тормыш турындагы фәннәр» юнәлешендә – 501-600, «Физика фәннәре» юнәлешендә 301-400нче позицияләрне били.

«Медицина һәм сәламәтлек турындагы фәннәр» юнәлеше буенча Казан дәүләт университеты 501-600нче позициядә урнашкан.