КФУ Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясендә катнаша

Тарихи шәһәрләрнең бөтендөнья конференциясе беренче тапкыр Россиядә уза.

Казанда «Милли-мәдәни һәм җирле тәңгәллек нигезе буларак тарихи-мәдәни мирас» темасына XVII Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясе ачылды. Чара Казан ратушасында башланды, ТР башкаласы мэриясе тарафыннан Тарихи шәһәрләр лигасы белән берлектә оештырыла.

Тарихи шәһәрләр лигасы 1987 елда төзелгән, аңа дөньяның 65 иленнән 125 шәһәр керә, ә оешмасы белән Япониянең Киото шәһәре мэры Дайсаку Кадокава җитәкчелек итә. Конференция үткәрү хокукын  Казан  2018 елда яулады.

Казан университетыннан конференциядә КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтыныж фәнни эшчәнлек буенча  директоры урынбасары, ИКОМОС Милли комитеты вице-президенты Рафаэль Вәлиев катнаша.

«Әйтергә кирәк, тарихи шәһәрләр лигасы шактый куәтле структура булып тора, һәм Казанның аңа керә алуы бу мөһим казаныш.  Тарихи шәһәрләр лигасы үсешенең күп мәсьәләләре беренче чиратта тарихи-мәдәни мирасны саклауга бәйле. Пленар утырыш барышында бүген матди һәм матди булмаган мәдәни мирас темалары актив күтәрелде. Конференция кысаларында зур эш программасы билгеләнгән.  Ябылуда мин шулай ук Казанның, Татарстанның роле һәм ИКОМОС милли комитетының мәдәни мирасны саклап калуда, өйрәнүдә һәм популярлаштыруда роле турындагы нотык белән чыгыш ясаячакмын. Һәм, әлбәттә, бу юнәлештә Татарстан галимнәре коллективы үткәргән эш турында күп әйтеләчәк. Сүз уңаеннан, тарихи шәһәрләр лигасына кергән регионнарның берсендә дә, Татарстан кебек, бөтендөнья мирасы объектлары саны буенча мондый күрсәткечләр юк», — диде Р.Вәлиев.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белгечләре, Казан федераль университеты галимнәре тарафыннан башкарылган эш лаеклы бәяләнә. Мәсәлән, нәкъ менә төбәк башкаласында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 сессиясе узачак дигән карар кабул ителде. Ул Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенцияне кабул итүнең 55 еллыгына багышланачак. Татарстанда мәдәни төрлелек мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә, бу да төбәкнең имиджын формалаштыруда һәм республика белгечләре эшчәнлеген бәяләүдә мөһим роль уйный.

XVII Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясе 24 июньнән 26 июньгә кадәр офлайн һәм онлайн-форматта узачак. Ул үз мәйданчыгында төрле илләрнең 67 шәһәреннән туган телне, этник гармонияне, халык традицияләрен, фольклорын, архитектура һәйкәлләрен саклау өлкәсендә җитәкчеләрне һәм белгечләрне җыйды.

Тематик секцияләрдә докладлар белән Япония, Франция, Төркия, Кытай, Польша, Румыния, Молдова, Иран, Словения, Босния һәм Герцеговина кебек илләрдән 37 спикер чыгыш ясаячак. Ачылу тантанасында беренче тапкыр рус, татар һәм инглиз телләрендә Казан авторлары язган  конференция гимны башкарылды.

Автор: Искәндәрова А.Л.