КФУ баскетболисткалары Казанда иң көчлеләре булып чыкты

22 гыйнварда КФУның “Уникс” мәйданында зур тәнәфестән соң Студентлар баскетбол ассоциациясе уеннары үтте. 

Беренче булып мәйданга КФУ һәм КАИның хатын-кызлар җыелма командалары чыкты. Беренче минутлардан ук безнең кызлар җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр, үз көндәшләренә алга ыргылырга ирек бирмәделәр. Казан университеты кызлары бу матчта җиңү яуладылар. Очрашу 71:32 исәбе белән тәмамланды. Матчның иң яхшы уенчылары булып Фаилә Галимова һәм Ожгибесова Дарья танылдылар. Бу җиңү КФУ командасы өчен алтынчысы иде.

Аннан соң мәйданга КФУның һәм ПовГАФКСиТ-Фның ир-ат командалары чыкты. Аннан алдагы көнне генә “академиклар2ның сафы ВТБ Студентлар лигасы уенчылары белән тулыланган иде һәм матч кызу булды. Беренче чиректә командалар бер үк очколар саны белән барды, ләкин КФУ җыелмасы 2 очкога сынатты. Матч 89:50 исәбе белән Академия командасы җиңүе белән төгәлләнде.

Матчта зур нәтиҗә күрсәткән КФУ командасы уенчылары булып Дмитрий Закреничный һәм Алмаз Исбасаров аталды. Хатын-кызлар турнирыннан аермалы буларак, ирләр турнирында уеннар дәвам итә.