КФУ базасында ТР вузлары Ректорлары Советы узды

Бүген КФУ базасында ректор Илшат Гафуров рәислегендә Татарстан Республикасы вузлары ректорлары Советы узды. 

Иң башлап Илшат Гафуров катнашучыларны яңа уку елы белән котлады.

«Безнең вузлар студентлары булган абитуриентларның БДИ күрсәткечләре артуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында без тәкъдим иткән программаларга сорау зур икәнен аңлата,» — диде И.Гафуров.

 Шулай ук утырыш башында КФУ ректоры Алексей Созиновны КДМУ ректоры вазифасына сайлануы белән тәбрикләде һәм Ректорлар советының алдагысы медиөина университеты базасында үтәргә ихтималын әйтте. Алдарак кына мондый очрашуларны Татарстанның төрле вузлары мәйданында үткәрү карары кабул ителгән иде.

Моннан тыш Илшат Рәфкатович Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Татарстан Республикасында бердәм фәнни-мәгариф үзәге төзү буенча йөкләмә турында искә төшерде.

«Беренче чиратта безгә бу үзәкнең ничек буласын күз алдына китерергә кирәк, тәкъдим ителгән формат юк. Бу мәсьәлә белән берничә ай үзебездә баш ватканнан соң шундый нәтиҗәгә килдек, монда сүз төбәкнең, аның компанияләренең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру, барлык көчне «яңа икътисад» формалаштырырга тупларга кирәклеге турында бара. Кыенлык шунда ки, әле яңа икътисадның нәрсәне күз алдында тотканлыгы билгесез. Ләкин без үз алымнарыбызны эшли алабыз,» — диде И.Гафуров.

Моннан тыш И.Гафуров Татарстан Республикасы вузларының һәрберсе аерым үсештә һәм еш кына бер-берсенең хаталарын кабатлавын әйтте. Төбәкнең конкурентлыкка сәләтлеген бары тик уртак көч куйганда һәм бергә барганда гына көчәйтеп була.

Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты грантын алуга таныклыклар тапшыру тантанасы да булды. Аны ТР премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов башкарды. Грантка КФУ, КАИ, КНИТУ-КХТИ, Иннополис университетынна барлыгы 10 кеше лаек булды.