КФУ базасында яңа спорт үзәген ачу планлаштырыла

КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров Россия Федерациясе спорт министры Олег Васильевич Матыцин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов катнашты.

Очрашуда студентлар спортын алга таба үстерү һәм КФУ базасында Россия Федерациясенең махсус булмаган югары уку йортлары студентлары өчен спорт үзәген оештыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Казан федераль университетыннан Россия Федерациясе спорт министрлыгына күп кенә проектлар буенча тәкъдимнәр ясалды. Моннан тыш, Россия югары уку йортлары спартакиадасын оештыру һәм үткәрү турында да фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында төп студентлар спорт чарасы булып югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы тора – бу комплекслы спорт-массакүләм чарасы. Ул Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучыларының физик әзерлеге дәрәҗәсен күтәрү һәм спорт төрләрендә осталыгыңны камилләштерү максатлары белән үткәрелә.

Ел саен Казан шәһәренең төрле мәйданчыкларында үткәрелә торган ярышларда югары белем бирү оешмаларының барлык студентлары, магистрантлары һәм аспирантлары катнаша ала. Спортчының яше 25 яшьтән узмаска тиеш.

Айдар ГАЛИМОВ әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.