КФУ белгечләре хәзерге заман мәгарифе мәсьәләләре буенча фикер алышты

Сүз онлайн-укыту, цифрлы платформаларда эшләү, инклюзив белем бирү укытучыларын әзерләү турында барды.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында заманча мәгариф системасы тенденцияләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты (ИПО) директоры Айдар Кәлимуллин студентларны цифрлы дәресләр һәм онлайн-курслар ясарга өйрәтергә кирәк дип саный:

«Инде беренче ел гына түгел, Казан федераль университетында  абитуриентлар педагогик юнәлешкә бик теләп бар. Әйтик, узган ел КФУ ил буенча БДИның педагогик юнәлешкә керүчеләр арасында иң яхшы бишлектә  һәм контракт укуына керүчеләр арасында Россиядә беренче булган. 2019 елда «башлангыч белем һәм чит тел» юнәлеше буенча конкурс 19 кешене тәшкил итте. Хәзер үк инде без педагогик профильләргә гаризалар буенча уртача конкурс бер бюджет урынына тугыз кеше дип әйтә алабыз», — дип аңлатты Айдар Миңнемансурович.

Аның сүзләренчә, республика мәктәпләренең статистикасы шундый, кадрларга ихтыяҗ арта гына:

«Математика, физика, химия һәм башлангыч сыйныфлар укытучыларына ихтияҗ бигрәк тә зур. Әгәр шулай дәвам итсә, ун елдан Казанда, бәлки, районда берничә яхшы мәктәп калачак. Проблеманы танырга һәм хәл итә башларга кирәк.

Ә бит безнең студентларның мәктәпкә эшкә бару мотивациясе шактый югары. Һәм аларның мәктәптә эшләү теләге югалмасын өчен мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары кызыксыну күрсәтергә тиеш: остазлык системасын үстерергә,  йөкләнешне бүлгәндә зур булмаган педагогик тәҗрибәсен исәпкә алырга кирәк».

Бөтен дөньяда пандемия белән бәйле вәзгыять тапкан төп проблема — сыйфатлы мәгълүмат чыганакларына керү.

«Диктант өчен платформа күп, әмма алар системага салынмаган. Бердәм белем бирү платформасы барлыкка килү белән, без студентларны анда эшләргә өйрәтергә тиеш. Һәм моны тиз арада эшләргә кирәк, пандемиянең яңа дулкыны безне аптырашта калдырмасын», — дип саный А.Кәлимуллин.

КФУ Психология һәм мәгариф институты директоры искә төшергәнчә, көнбатышта цифрлы белем бирү ресурслары белән тәэмин ителмәгән дисциплиналар юк диярлек:

«Быел без барлык магистр программаларын һәм өлешчә бакалавриат программаларын катнаш укыту режимына күчерергә планлаштырабыз, бу вакытта һәр курс онлайн-ресурслар белән бергә барачак. Әлбәттә, бу уку процессы өчен уңайлырак һәм сыйфатлырак булачак».

Республика август киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үзенең хисап докладында табигыять һәм төгәл фәннәр циклы предметлары буенча — профильле математика, химия, биология, информатика буенча БДИ нәтиҗәләренең сизелерлек начараюын билгеләп үтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы бу тенденцияне әлеге предметлар өчен әзерлек вакытында гамәли өлеш бик мөһим булуы, ә нәкъ менә шул вакытта  мәктәпне тәмамлаучыларның бары тик өйдә генә, мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнергә мәҗбүр булулары белән бәйле дип саный.

Моңа җавап итеп институт җитәкчелеге 1 сентябрьдән башлап, аерым алганда, цифрлы дәресләр һәм онлайн-курслар булдыруга багышланган яңа өстәмә модуль кертү турында карар кабул итте.

Шулай ук педагогик белем бирүнең иң актуаль милли бурычлары сыйфатында А.Кәлимуллин укытучы һөнәрен үзләштерүдә вариативлыкны арттыруны, мәктәпне тәмамлаучыларны һөнәргә җәлеп итүне, югары уку йортыннан һәм мәктәптән югары уку йортына кадәр укытуның иң яхшы тәҗрибәләрен эшләүне һәм таратуны; укытуның гамәли өлешен көчәйтүне; балаларның төрле категорияләре белән эшләүгә психологик-педагогик әзерлекне арттыруны; һөнәри эшчәнлекнең төрле шартларына әзерлекне; тәрбияви эшнең яңа технологияләренә өйрәтүне һәм балаларны социальләштерүне; булачак укытучыларның мәдәниятара компетентлыгын формалаштыруны һ.б. билгеләде.

КФУның тышкы элемтәләр буенча директоры Тимирхан Алишев онлайн-курслар эшләү һәм аларның студентларга тәкъдимнәре чыннан да кирәк, дип ышана:

«Хәтта бакалавриат дәрәҗәсендә шул исәптән КФУда да онлайн-курслар гамәлдә. Бездә бүген  1 меңнән артык онлайн-курс безнең онлайн-укыту системасында урнаштырылган. Университетта онлайн-курслар яздыру өчен 9 заманча студия бар. Ничек кенә булмасын, КФУ укытучылары тарафыннан эшләнгән онлайн-курслардан барлык студентлар да файдалана, чөнки бу мәҗбүри таләп булып тора. КФУ үзенең онлайн-курсларын iTunes U халыкара платформасында  урнаштыра. Хәзер без Coursera платформасына чыгу турында сөйләшүләр алып барабыз.

Студентларны укытуда планлаштырылган үзгәрешләр арасында  лекция һәм практик шөгыльнең Microsoft Teams корпоратив платформасы аша мәҗбүри трансляция яки тулы язмасын ясау».

КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры урынбасары Шамил Шеймарданов ачыклаганча, вузда булачак педагогларны тәэмин итүче төп компетенцияләр арасында цифрлаштыру да бар:

«Без студентларыбызга инструментларның тулы пакетын бирәбез: аларны инфомохит методлары һәм технологияләре белән генә таныштырып калмыйча, алар үзләре дә digital-эра балаларын тәрбияли һәм укыта алсын өчен әзер продукт эшләп чыгарабыз.

Халыкара тикшеренүләр Россиянең гомуми белем буенча рейтингларда көнләшерлек хәлдә булмавы турында сөйли. Функциональ грамоталылык, аны балаларда формалаштыру — бу РФ Президенты билгеләп үткәнчә, Россияне дөньяның иң яхшы белем бирү системалары унлыгына чыгару өчен беренче чираттагы бурыч. Һәм иң беренче чиратта, башлангыч мәктәп укытучыларына зур җаваплылык йөкләнә.

Яңа уку елында безнең эшнең тагын бер юнәлеше инклюзив белем бирү темасы булды. Укытучыларны үзенчәлекле балалар белән эшләүгә әзерләү КФУда югары дәрәҗәдә куелган. Өстәвенә «Без бергә» балалар бакчасын ачабыз, димәк, без мондый балаларның психологик-педагогик үзенчәлекләрен исәпкә алырлык сәләтле укытучылар әзерләргә тиеш».

Автор: Галина Хәсәнова