КФУ белгечләре яңа «медиахаб» әзерли.

ТР Хөкүмәт Йортында татар телендә өр-яңа балалар мәгариф телеканалы концепциясе тәкъдим ителде. Ул «UEN-TV» дип атала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка аны КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский тәкъдим итте. 

Киңәшмәдә шулай ук КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР вице-премьеры — Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Элемтә һәм информатизация министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татмедиа» республика матбугат һәм гаммәви коммуникация агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та катнашты.

Л. Толчинский әйтүенчә, татар телендә яңа мультимедиа мәйданы «сорау буенча видео» принцибына нигезләнеп эшләнәнчәк һәм ул тәүлек буе дөньяның төрле почмагында барлык төр интернет-платформаларыннан керерлек булачак. Проектның максатчан аудиториясе — 3 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар. «UEN-TV» ГМЧ да, күңел ачу медиасы да булмаячак, ә унифицияләшкән мәгариф платформасы, бердәм мәдәни-белем бирү «хаб»ы. Ул интерактивлык, контент геймификациясе принципларына нигезләнәчәк һәм максатчан аудитория һәм ата-аналар белән тиз кире элемтә барлыкка китерәчәк.

Татар телендә мондый мәгариф характерындагы онлайн-кинотеатр проекты милли балалар контенты өчен үзенчәлекле «Убер» булачак дигән фикердә КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры Л.Толчинский. Бу платформа күп мөмкинлекләр һәм кушымталарга ия. Uber — машиналарга, «Али-экспресс» — кибетләргә ия булмаган төсле, «УЕН-ТВ» өчен дә телекомпанияләр һәм уеннар кирәк булмаячак, ди Л.Толчинский. 

Барлык контентны проектның сәнгать һәм педагогик советы сайлаган контрагентлар эшлиячәк. Проектның беренче этабы 2018 елда старт алачак. Беренче этапта аннан файдалану бушлай булачак. Алга таба уеннарда микротүләүләр кертү, әти-әниләр өчен психологик ярдәм күрсәтү буенча өстәмә сервислар аркасында аны акча эшли торган итәргә була.

Проект өчен контент сатып та алыначак, оригиналь да булачак дип хәбәр итә Л.Толчинский. Сүз уңаеннан, интернетта лицензияле продукт сатып алу ТВга караганда арзанрак та. Алга таба барлык төр продукция үзебездә җитештерелгән булачак: мультфильмнар, сериаллар, махсус программалар һәм уеннар. Телепродуктлар мәгариф юнәлешендә эшлиячәк.

Л.Толчинский әйтүенчә, эш башлаганчы 16 яшькәчә булган балаларның нинди мәгълүмат куллануга юнәлдерелгән тикшеренүләр үткәрелгән. Тенденция шундый, барлык илләрдә дә диярлек әлеге максатчан аудитория эфир ТВ белән үзара йогынтыга керми. Алар өчен үзләренең төрле гаджетлары аша куллана торган интернет, балалар сервислары — төп мәгълүмат чыганагы. Яңа проектның концепциясе шуны истә тотып әзерләнә.

Проектны тәкъдим иткәннән соң кызу фикер алышу булды. ТР Президенты 2 ай дәвамында бу проект концепциясен эшкәртеп бетерергә кушты.