КФУ биологлары һәр чәч һәм төк бөртеген үз нанотышчасына киендерәчәк

Яңа технология җепселле материалларның үзлекләрен яхшыртырга, шулай ук аларны дару препаратларын транспортлау өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының бионанотехнологияләр фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләренең «Чәчләр өслеге инженериясе: функциональ керамик наноконтейнерлар ярдәмендә килеп чыгышы биологик булган җепселле материалларны модификацияләү»  проекты Россия фәнни фонды грантлары конкурсында җиңүче булды.

Башкарылачак эш турында проект җитәкчесе, КФУның биотехнологияләр фәнни-тикшеренү институты баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы Равил Фәхруллин сөйләде.

«Без төрле органик компонентларны йөртү өчен функциональ неорганик керамик наноконтейнерлар нигезендә наноструктурлаштырылган катламнарны формалаштыру юлы белән йон өслеген һәм килеп чыгышы табигый булган башка җепселле материалларны модификацияләү белән шөгыльләнәчәкбез. Табигый материаллар гипоаллергеннар, файдалануда уңайлы, әмма алар тиз туза, деформациягә һәм биодеградациягә тартым. Функцияләнгән наноматериаллар ярдәмендә үзлекләрне модификацияләү натураль җепселләрне куллану өлкәсен шактый киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде галим.

Табигый килеп чыгышлы сүссыман материалларның һәм имезүчеләрнең чәч бөртеге охшашлыгына нигезләнеп, проектта катнашучылар аны текстиль һәм косметик сәнәгатьтә куллану өчен биологик чыгышлы сүсләр өслеген модификацияләүнең универсаль технологиясен булдырырга җыеналар.

«Табигый сүссыман структураларны модификацияләп, антибактериаль, фунгицид һәм инсектицид препаратлар сөртеп, эстетик үзлекләрен (төсен, текстурасын һәм исен) үзгәртергә, аларны биодеградациядән сакларга, шулай ук йон, мамык, җитен һәм ефәк нигезендә тукымаларның һәм тукылмаган материалларның утка чыдамлыгын арттырырга мөмкин булачак», — диде Равил Фәрит улы.

КФУ бионанотехнологлары тарафыннан кеше чәчләрен модификацияләү методлары эшләнәчәк. Алар ярдәмендә чәч төсен, калынлыгын, текстурасын һәм исен үзгәртергә генә түгел, ә чәч һәм тире япмаларының структурасын ультрашәмәхә нурланыштан сакларга да мөмкин булачак.

Моннан тыш, әлеге ысулларны кулланып, функциональ наноконтейнерлар нигезендә ялкынсынуга каршы препаратларны сөртү юлын табарга мөмкин булачак, дип ышана проект җитәкчесе. Кеше тиресенең зарарланган өлешендәге төкләргә тидергәндә, алар дару матдәләрен озак вакыт акрынлап чыгара башлаячаклар. Тәэсир итү принцибы шундый булган ветеринария препаратларын дәвалау максатларында авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннары йонына  сөртергә мөмкин булачак.

Проектны башкару процессында галимнәр шулай ук биологик җепселләр өслегендә неорганик нанокисәкчәләр үзҗыелмасының фундаменталь процессларын тикшерү һәм җепселле материалларның үзлекләрен модификацияләү өчен оптималь параметрларны билгеләү белән шөгыльләнәчәк.

«Сүс өслегендә нанокисәкчәләрнең үзлегеннән җыелу процессларының закончалыкларын өйрәнү өчен  төрле неорганик нанокисәкчәләр, биополимерлар һәм аларның комплекслары файдаланылачак», — дип билгеләде Фәхруллин.

Лаборатория хезмәткәрләре тарафыннан алынган фәнни нәтиҗәләр фундаменталь фәнгә дә, гамәли фәнгә дә сизелерлек өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк — алар яңа гибрид материалларны конструкцияләү һәм инде гамәлдә булганнарның функциональ үзлекләрен яхшырту өчен файдаланылырга мөмкин.

Автор: Лариса Бусиль, фотолар Равил Фәхруллин архивыннан