КФУ биологлары сөт ачыткыч бактерия геномын расшифровкалаган

Мондый бактерияләрнең матдәләр алмашын нитратларны ныклап йотуга «үзгәртеп», алар әйләнә-тирә мохитне һәм азык-төлек продуктларын пычрату проблемасын хәл итәргә җыеналар.

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты микроорганизмнар молекуляр генетикасы фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләре Lactobacius hilgardii LMG 7934 сөт ачыткыч бактерия геномын расшифровкалады.

Генетика кафедрасы доценты Айрат Каюмов җитәкчелек иткән фәнни коллектив геннарның эзлеклелеген ачыклап кына калмыйча, PII регулятор аксымнарының өр-яңа тибын да таба алган. Алынган нәтиҗәләр Current Microbiology журналында чыккан мәкаләдә басылган.

«PII — аксымнар — ул чын молекуляр процессорлар. Алар күзәнәк өчен энергетик, углерод һәм азот туклануы мөмкинлеге турында сигнал бирүче һәм шуңа бәйле рәвештә күзәнәкнең барлык метаболизмын үзгәртүче төп метаболитларның күзәнәктәге эчтәлеген күзәтеп торалар. Lactobacillus hilgardii LMG 7934 сөтчелек бактериясе күзәнәкләрендә без функцияләре башка булган PII регулятор аксымнарының бөтенләй яңа тибын таптык. Хәзер безнең бурыч — аксымнарның бу тибы нинди сигналларга җавап бирүен һәм күзәнәкнең матдәләр алмашын ничек координацияләвен аңлау», — дип сөйләде А.Каюмов.

КФУ генетиклары тикшерүне Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында «Bacilli классындагы бактерияләр күзәнәкләрендә PIIгә охшаш регулятор аксымнарның мультифункциональ роле» проекты буенча үткәрә.

«Безнең проектның төп максаты — молекуляр дәрәҗәдә азот булган теге яки бу матдәләрне кулланырга мөмкинлек бирә торган механизмнарны характерлау. Бу безгә киләчәктә бактерияләр матдәләр алмашын кирәкле юнәлештә, мәсәлән, нитратларны йотуга эшләсеннәр өчен төзәтергә ярдәм итәчәк», — диде Айрат Рәшитович.

Lactobacillus hilgardii LMG 7934 азот метаболизмын көйләү механизмнарын аңлау галимнәргә агып җыелган сулар белән пычранган туфракны һәм сулыкларны биологик чистарту һәм торгызу системасын эшләргә, шулай ук баштарак нитратлар күп булган азыкны силоска салу өчен сөт оксидлы бактерияләр нигезендә ачыткы булдырырга ярдәм итәчәк.

Биолог әйтүенчә, азык культураларын үстергәндә азотлы минераль ашламаларны күп куллану терлекләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.

«Азотлы минераль ашламаларны күпләп кулланганда үсемлекләрдә нитратлар туплана. Азык культураларын саклау һәм хайваннарның ашказаны-эчәк трактында нитратлар нитритларга кадәр торгызыла. Нитратларның токсик тәэсире шунда: алар организмда кислород ачлыгы китереп чыгарып, кан гемоглобинын метгемоглобинга әверелдерәләр, өстәвенә агулану еш кына кискен формада бара «, — дип аңлатты А.Каюмов.

Ул шулай ук хайваннар өчен нитратлар күп булган яңа азык культуралары гына түгел, силос та куркыныч тудыра, дип билгеләп үтте.

«Силос ясалу процессында газлар барлыкка килә. Нитратларга бай үсемлекләрдән әзерләнгән яңа силос бик агулы. Силос газларында молекуляр азот кына түгел, азот әчемәсе, оксиды һәм двуокисе дә бар. Микрофлора тәэсирендә силос ясалу процессында углеводлар катнашында нитратлар шулай ук аммониягә кадәр торгызыла. Силос салганда нитратларны киметүгә юнәлдерелгән барлык технологик операцияләрне үтәргә кирәк. Әмма үсемлекләрдә нитратларның артык югары дәрәҗәдә булуы (0,28%тан артык) аларның эчтәлеген нәтиҗәле киметүне тәэмин итми», — дип хәбәр итте Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты.

Казан университеты генетикалары киләчәктә сөт әчетү бактерияләре нигезендә азыкны силоска салу өчен ачыткы әзерләү мөмкинлеге бирә торган тикшеренүләргә кереште. Бу оеткы силосны нитратлардан коткарырга ярдәм итәчәк.

«Силос ясалу үсемлекләрдә булган шикәр матдәләренең микроб-кислота ясалмалары белән ачу нәтиҗәсендә барлыкка килә торган кислоталарның азыкта туплануы белән бәйле, — ди Айрат Каюмов. — Силос салу вакытында азыктан нитратларны азот метаболизмының югары дәрәҗәсенә ия һәм нитратларны торгызырга сәләтле лактобацилл штаммнары ярдәмендә бетерергә һәм азотны органик кушылмаларга кертергә мөмкин. Генетик модификацияләр безгә теге яки бу матдәләрне актив йотачак лактобактерияләр штаммын алырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор: Лариса Бусиль, фото: naked-science.ru