КФУ биологы дару үләннәрен ничек дөрес җыярга кирәклеге турында сөйләде

азан университетында Татарстандагы кыргый үсемлекләренең шифалы үзлекләре тикшерелә.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының үсемлек ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасы доценты Нина Прохоренко дару үсемлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә, аларның популяциясе структурасын, Татарстан Республикасы территориясендә таралуын тикшерә. Галим кайчан, кайсы дару үләннәрен җыярга һәм аларны ничек дөрес кулланырга икәнен аңлатты.

Үсемлекләр күптәннән төрле авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен кулланыла, шул ук вакытта дәвалау максатларында аларны табиб белән консультациядән соң гына кулланырга мөмкин булуын аңларга кирәк, диде Нина Борисовна. Гомуми ныгытучы чәйләргә килгәндә, аларны бөтен кешегә диярлек эчәргә мөмкин. Үлән чәе әзерләү өчен чәйнеккә бер-ике чәй калагы киптерелгән үсемлек салырга, кайнар су салырга һәм төнәтергә кирәк. Чәй өчен еш кына бөтнек, мелисса, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә,  чабыр үләне, җир җиләге һәм карлыган яфраклары кулланыла. Катнашманы берничә үләннән пешерергә мөмкин.

Дару үләннәрен биологик актив матдәләрнең максимумы булган билгеле бер вакытта җыярга тәкъдим ителә.

«Дәвалау максатларында тамыр кулланылса, аларны җыю вакыты – сентябрь-октябрь, бүре җиләге кебек мәңге яшел үсемлек яфракларын кар киткәч, яз көне әзерлиләр. Чәчәкле үсемлекләргә килгәндә исә, аларда тәэсир итүче матдәләрнең күбесе чәчәк атканда була, – ди Казан федераль университеты биологы. – Июль – август башы – күп кенә үләннәрне җыю өчен уңайлы вакыт, ләкин аларны, һичшиксез, коры көнне, иртә белән чык кипкәннән соң әзерләргә кирәк икәнен истә тотыгыз».

Үсемлекләрдә файдалы матдәләрнең концентрациясе аларның нинди экологик шартларда үсүенә бәйле, ди биология фәннәре кандидаты. Ул Россия фәнни фонды гранты кысаларында Фундаменталь медицина һәм биология институтының үсемлек ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасы хезмәткәрләре төркеме белән бергә, яшәү шартларына карап, Татарстан территориясендә дару үсемлекләренең үзлекләре ничек үзгәрүен тикшерә.

Галим әйтүвенчә, халык медицинасында кулланыла торган күпчелек үсемлекләрдә туплана торган биологик актив матдәләр биологик активлыкның аз агулыгына һәм киң спектрына ия. Нәкъ менә шуңа күрә дә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр  төнәтмәләр һәм отварлар организмны ныгыту, аның саклану үзенчәлекләрен арттыру, шулай ук кайбер авыруларны дәвалау өчен актив кулланыла.

Нина Прохоренко традицион һәм халык медицинасында иң еш кулланыла торган үләннәрне атады.

“Иң популяр үсемлекләрнең берсе – сары мәтрүшкә, халык телендә аны 99 авырудан дару дип тә атыйлар. Ул тынычландыручы һәм ялкынсынуга каршы чара буларак билгеле. Р витамины булу сәбәпле, сары мәтрүшкәнең капиллярларны ныгыта торган тәэсире бар», – ди Н.Прохоренко һәм бу үсемлек бөтен кешегә дә файдалы түгел, сары мәтрүшкәне кан бааымын күтәрү аркасында, гипертоникларга кулланырга ярамый, дип өстәде.

Ә менә дару календуласын гипертоникларга кулланырга мөмкин: ул йөрәк эшен яхшырта, кан басымын киметә. Моннан тыш, бу үсемлек антисептик, ялкынсынуга каршы, яраларны тиз төзәтү үзлекләренә ия.

Күпләп җыеп һәм әзерләп куярга мөмкин булган икенче бер үсемлек – гади мәтрүшкә.

“Медицинада мәтрүшкәне үзәк нерв системасын тынычландыра торган чара буларак, шулай ук ашкайнату системасын яхшырту өчен кулланалар. Аны күкрәк һәм тир кудырту чәйләре составына кертәләр “, – диде галим.

Галимә безнең төбәктә киң таралган һәм дару үзлекләренә ия булган кыргый үсемлекләр арасына канлы үлән, кычыткан, бака яфрагы, меңъеллык үләне керүен әйтте. Аларның күбесе чүп-рудераль үсемлекләргә карый һәм ишегалларында таралган, бушлыкларда, койма һәм юл буйларында үсә.

«Кычыткан, мәсәлән, күп санлы дәвалау үзлекләренә ия: К витамины булу сәбәпле, канның оешуын арттыра, ялкынсынуга каршы тора һәм бактерицид тәэсирен күрсәтә, тукымаларны яңартуны тизләтә, матдәләр алмашын активлаштыра, аның яфраклары ашказаны һәм витаминлы чәйләр составына керә», – диде Нина Прохоренко.

Әңгәмәне йомгакллап галим, үләннәрне җыеп алганнан соң ел дәвамында файдалану яхшырак, диде. Куллануның нәтиҗәсе максималь булсын өчен, аларны дөрес киптерергә кирәк. Күпчелек үләннәрне күләгәдә киптерергә кирәк, чөнки алардагы файдалы кушылмалар бик тиз таркала. Үсемлекләрне киптерүгә кадәр вакларга киңәш ителми, ваклау эфир майларының һәм башка мөһим компонентларның тизрәк очып китүенә китерәчәк.

Үләннәрне яктылык һәм дым булмаган җирдә кәгазь пакетларга, киҗе-мамык капчыкларга яисә яхшылап ябылган пыяла банкаларга салып сакларга кирәк.

Автор: Лариса Бусиль, фото: cstor.nn2.ru