КФУ боксерлары иң яхшылар рәтендә

wEP__2VFwCA

3-8 июнь көннәрендә Кырым Республикасының Ялта шәһәрендә ике тапкыр Олимпия уеннарының көмеш призына ия булган А.И.Киселев истәлегенә багышланган Рәсәй студентларының спорт берлеге чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда Казан федераль университетыннан 2 студент катнашты.

Ярыш нәтиҗәсе буенча Казан университетының 2 студенты да призерлер өчлегендә: Аким Нәбиуллин (Фундаменталь медицина һәм биология институты) үз авырлык категориясендә өченче, ә Антон Зайцев (Фундаменталь медицина һәм биология институты) алтын яулады!

 

Спортсменнарны котлыйбыз һәм алга таба зурдан зур җиңүләр теләп калабыз!