КФУ Бурятия Республикасы делегациясен кабул итте

Очрашуның төп максатлары —  педагогик кадрлар әзерләү, татар теле буенча укыту-методик комплектлар эшләү тәҗрибәсен өйрәнү булды.

Казан федераль университетында Бурятия делегациясе булды. Визит Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында узды. Делегация составында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел (бурят теле) һәм әдәбият укытучылары, Бурятия Республикасы югары уку йортлары вәкилләре бар.

Татарстанга ике көнлек визитның максаты — республиканың татар телендә белем бирү тәҗрибәсен өйрәнү. Педагогик кадрларны әзерләү эше, университетның татар теле буенча укыту-методик комплектларны эшләүдә катнашуы — КФУга килүнең төп мәсьәләләре шулар.

Очрашуда “Бэлиг” республика үзәгенең милли телләрне һәм этномәдәни юнәлештәге башка фәннәрне өйрәнүгә ярдәм итү буенча директоры урынбасары, бурят телен үстерү буенча республика үзәге җитәкчесе Баир Балданов, Доржи Банзаров исемендәге Бурят дәүләт университеты Көнчыгыш институтының бурят теле һәм әдәбияты югары мәктәбе директоры Гарма-Ханда Гунжитова, Улан-Удэ шәһәренең 29 нчы санлы Бурят гимназиясе уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, Бурятия Республикасының бурят теле укытучылары ассоциациясе рәисе урынбасары Бутид Цыремпилова, Улан-Удэ шәһәренең 32 нче урта мәктәбенең социаль эшләр буенча директор урынбасары, бурят теле укытучысы Гэлма Ванятова, 1 нче Республика бурят милли лицей-интернат директоры, Бурятия Республикасының этномәдәни мәгариф оешмалары ассоциациясе рәисе Булат Шойнжонов катнашты.

КФУны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканые Рамил Мирзаһитов, “Каюм Насыйри институты” фәнни-мәгариф үзәге директоры Әлфия Йосыпова, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе доценты Кадрия Фәтхуллова, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина тәкъдим итте.

«Татарстан халыкларының туган телләрендә, татар һәм башка телләрдә укыту сезнең республикада беркайчан да өзелмәде. Бездә 1990 нчы елларда урта мәктәпнең башлангыч звеносында федераль компонент предметлары укытылды. Бүген Россия, Монголия һәм Кытай территорияләрендә яшәүче бурятларда бурят телен белү төрле дәрәҗәдә. Үз туган телен белмәгән берничә буын үсеп җитте, аларга үз балаларын укыту кыен. Безнең бурыч — Бурятиядә дәүләт теле дип танылган туган телдә (бурят) укыту процессының барлык баскычларында белем алуны оештыру. Без милли республикаларга бу мөмкинлекне бирә торган мәгариф турындагы кануннар нормасын тулы күләмдә файдаланырга телибез. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе — бәяләп бетергесез», — дип раслый Б.Балданов.

КФУ кунаклары Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә бинасында Д.Банзаровка урнаштырылган мемориаль тактаны карады. Билгеләп үтик, Д.Банзаров — беренче бурят галиме,  2022 елда аның тууына 200 ел тулу билгеләп үтеләчәк.

Делегация Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге, аерым алганда, татар фольклоры кабинеты, Г.Тукай иҗатын өйрәнү үзәге, дизайн кафедрасы, би- һәм полилингваль белем бирүнең модельле кабинетлары комплексы, EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге белән танышты. Шулай ук кунакларга «Ана теле» онлайн-мәктәбен, К.Насыйри институты эшчәнлеген, Tatarica фәнни журналын тәкъдир иттеләр.

Бурятия вәкилләрен бигрәк тә “Ана теле” проекты, шулай ук полилингваль мәктәпләр өчен татар теле буенча укыту-методик комплекс булдыру кызыксындырды. Аны эшләгәндә укучыларның өч тел белүе исәпкә алына.

«ТР дәүләт телендә федераль компонент предметларын укыту, полилингваль мәктәпләр булдыру кыйммәт тора. Без ике көн дәвамында сезнең республикада ниләр эшләнүенә сокланабыз. Без КФУның тәҗрибә уртаклашуы һәм безгә үз нәтиҗәләрен күрсәтергә омтылуы өчен рәхмәтле. Безнең өчен бу бик мөһим очрашу. Без якташыбыз укыган җиргә барып кайтуыбыз белән горурланабыз. Без Казан университетына бу уку йортын тәмамлаган Д.Банзаров турында хәтерне саклаган өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең хезмәттәшлекне дәвам итәргә зур теләгебез бар,» — диде Б.Балданов.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Е. Молодяева