КФУ өч тапкыр ТНЕ University Impact Rankings рейтингы буенча дөньяның иң яхшы 100 югары уку йорты арасында тәкъдим ителде

Вуз БМОның «Сыйфатлы белем» Тотрыклы үсеш максатын гамәлгә ашыру буенча 36 нчы урынны, «Уңайлы эш һәм икътисадый үсеш» максатын гамәлгә ашыру буенча 97 нче урынны һәм «Гадел хөкем тәэмин итү» максатын гамәлгә ашыру буенча 75 нче урынны алды.

БМОның тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруга багышланган (ТНЕ University Impact Rankings)Times Higher Education рейтингында Казан федераль университеты балл әһәмиятен яхшыртып (элеккеге 70,5 балл урынына 76,5 балл) бер ел элеккеге  201-300 баскычта урнашты.

Вуз БМОның «Сыйфатлы белем» Тотрыклы үсеш максатын гамәлгә ашыру буенча 36 нчы урынны, «Уңайлы эш һәм икътисадый үсеш» максатын гамәлгә ашыру буенча 97 нче урынны һәм «Гадел хөкем тәэмин итү» максатын гамәлгә ашыру буенча 75 нче урынны алды.

Быел индикаторлар урынына БМОның тотрыклы үсеш максаты билгеләре кулланылган. Рейтингта бакалаврлар әзерли торган барлык аккредитация узган университетлар да катнаша ала.

Университетлар һәм Elsevier мәгълүматлары нигезендә һәр югары уку йорты өчен иң яхшы дүрт максатны сайлау юлы белән гомуми рейтинг төзелгән. Глобаль рейтингта катнашу өчен 17 нче  һәм сайлау буенча өч өстәмә максат турында мәгълүмат бирергә кирәк иде.

КФУ түбәндәге максатлар буенча мәгълүмат бирде: 1 — «Бөтен рәвешләрдәге хәерчелекне һәрьяклап бетерү» (201-300 нче урын, беренче тапкыр катнаштык); 3 нче максат — «Сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү һәм теләсә кайсы яшьтә иминлек тәэмин итү» (401-600 урын, элек 301-400); 4 нче максат — «Бөтенләе белән һәм гадел сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү һәм бөтен кеше өчен тормыш дәвамында белем бирү мөмкинлеген тәэмин итү» (дөньяда 36 нчы урын, элек 101-200 нче урын иде, РФдә — 4 нче урын); 8 максат —  «Содействие поступательному, всеохватному и устойчивому экономическому росту, полной и производительной занятости и достойной работе для всех» (97 урын, элек 101-200 иде);13 максат — «Климат үзгәрү белән көрәш» (201-300 урын, элегрәк 201-300); 16 максат — «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә тынычлык сөюче һәм ачык җәмгыять төзүгә ярдәм итү, гадел хөкемгә керүне тәэмин итү» (75 урын, 29 урын), 17 максаты — «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә Глобаль партнерлык кысаларында эшне гамәлгә ашыру һәм активлаштыру чараларын ныгыту» (тотрыклылыкның глобаль рейтингы өчен мәҗбүри) (301-400 урын, элегрәк 301-400).

«2015 елда ук БМОның тотрыклы үсеш максатлары сайланган махсус сессиясе булды, алар унҗиде. Асылда бу өстенлекләр, анда ил хөкүмәтләренә үз илләренең гражданнарын әлеге проблемаларны хәл итүгә күбрәк кертү максатыннан үз игътибарын туплау тәкъдим ителгән. Бу рейтинг шактый яшь. ТНЕ бурычы вузларның бу глобаль бурычларны хәл итүгә нинди өлеш кертүен карау иде. Беренче рейтинг 2019 елда төзелде. Без бу чарада өч ел буе катнашырга тырыштык, чөнки бу без башкарган гамәлләрне пропагандалау өчен генә түгел, ә үзебез өчен терәк буларак сайлаган юнәлешләрнең глобаль бурычларга туры килүен, төбәк, ил һәм дөнья үсешенә нинди өлеш кертүебезне карау өчен дә бик мөһим», — дип сөйләде КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин.

Ул хәбәр иткәнчә, берничә юнәлеш буенча топ-100 гә керү саны буенча КФУның җыелма баллы 10 процентка диярлек арткан.

«Рейтинг методикасы 3 компоненттан тора: тикшеренүләр (алар мәкаләләрнең саны һәм сыйфаты буенча бәяләнә), университетны тиешле өлкәдә гамәлгә ашыра торган инициативалар (мәсәлән, студентларга, укытучыларга, университет хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен нинди социаль программалар бар) һәм идарә системасы. Болар барысы да бергә тиешле предмет өлкәсе буенча рейтинг бирә «, — дип аңлатты проректор.

Марат Рәшит улы әйтүенчә,  көндәшлек үсүенең дәлиле — катнашучылар саны арту. Әйтик, 2021 елда дөньяның 1115 вузы катнашкан, бу үткән ел белән чагыштырганда 347 вузга күбрәк (768 вуз).

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов