КФУ Чаллы институтында кунакта мәктәп укучылары

КФУ Яр Чаллы институтының инжиниринг үзәгендә 41 нче мәктәп укучылары өчен инженер дизайн буенча дәрес үтте. Әлеге чараның максаты- профориентацион эш, укучыларны КФУга керүләре өчен кызыксындыру тудыру. 

Балалар белән эш кышкы каникул вакытында өстәмә белем бирү программалары буенча үткәрелә. Мәктәп укучыларының институтта беренче генә тапкыр булулары түгел. Көзге каникулларда алар инглиз телен өйрәнгәннәр иде, шулай ук КФУның Чаллы институты мөгаллимнәре үткәргән түгәрәкләрдә булдылар.

Инженер дизайны буенча шөгыль механика һәм конструторлаштыру кафедрасы мөдире Наил Әхмәтовның сәламләү сүзе белән башланды. Үз чыгышында Наил Дамирович укучыларга кафедраның ни белән шөгыльләнүе һәм бүгенге буынга эшне башкару җиңел икәне турында сөйләде.

Кереш сүздән соң укучыларны компьютерларга утырттылар һәм AutocCAD программасы белән таныштырдылар. дәресне кафедраның өлкән мөгаллиме Татьяна Рзаева үткәрде. Укучылар программада эшләп карадылар һәм бик күп файдалы, кирәкле мәгълүматка ия булдылар.