КФУ чыгарылыш студентлары өчен «ВКонтакте» да виртуаль конфедератка булдырды

Маскадан 2020 елгы чыгарылыш студентлары гына түгел, төрле елларда Казан университетын тәмамлаган барлык теләүчеләр дә файдалана ала.

Казан федераль университеты махсус үзенең чыгарылыш курс студентлары өчен виртуаль битлек-конфедератка булдырды. Аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге университетның рәсми төркемендә теләгән һәркем кулланып карый ала.

Виртуаль конфедератка кара төстә, аңа инглиз телендә КФУ логотибы төшерелгән. Студентлар һәм чыгарылыш курслар бәйрәм атмосферасын булдыру өчен әлеге битлектә төшкән үз фотоларын социаль челтәрләрдә #выпускниккфу #однаждывкфу хештеглары белән урнаштыра ала.

«Быел безнең барыбыз өчен дә гади ел булмады, ләкин берничә ел укыган һәм нәкъ менә диплом алган, конфедераткаларны киеп «сковородка»да фотога төшәчәк көнне көткән чыгарылыш студентларына бигрәк тә күңелсез. Без бу битлекне студентлар безнең ярдәмне һәм бәйрәм атмосферасын тойсыннар өчен махсус эшләдек. Хәзер бу битлек КФУ конфедераткасы белән фотога төшәргә теләгән барлык чыгарылыш студентлары өчен чын сувенир булачак, — диде КФУның Мәгълүмати сәясәт буенча департамент директоры Ләйсән Абдуллина.

Алдан әйтелгәнчә, әлеге акциягә 2020 нче елгы чыгарылыш студентлары гына түгел, төрле елларда Казан университетын тәмамлаган барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Быел вуз тәмамлаучылар өчен Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе дә узачак. КФУ әлеге вакыйгага багышланган берничә онлайн-акция үткәрә.

#ОднаждывКФУ акциясе студентлар тормышы турында якты истәлекләргә багышланган. Студентлар #ОднаждывКФУ һәм #КФУвыпуск2020 хештегларын куеп үз тарихлары белән «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә уртаклаша ала. 27 июньдә КФУның социаль челтәрләре рәсми аккаунтларында репостлар ясалачак. Шул ук көнне «Үз төркемдәшләреңә һәм укытучыларыңа сәлам тапшыр» акциясе старт ала, анда махсус пост астында теләүчеләр бер-берсенә сәлам тапшыра, укытучыларга рәхмәт әйтә һәм мәхәббәт аңлата алачак.

Хәзерге вакытта КФУның «ВКонтакте» дагы рәсми аккаунтында бүләк уйнату бара. КФУ брендлы 20 чокыр, , 10 значок, һәм 5 су шешәсе уйнатыла. Уенда чыгарылыш студентлары, студентлар һәм хезмәткәрләр катнаша ала. Нәтиҗәләр 27 июньдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә игълан ителәчәк.

Instagram да шулай ук КФУның барлык студентлары өчен дә легендар урын — «Сковородка»дан ясалган фотосурәткә багышланган онлайн-акция үтә. Катнашу өчен «#НаСковородке» хештегы белән «Сковородка»да төшкән фотосурәтне урнаштырырга, кызыклы язма уйлап табарга кирәк. Шул рәвешле әлеге урын белән бәйле истәлекне үз социаль челтәреңдә саклап калырга мөмкин. 26 июньдә фотосурәтнең сыйфатына һәм текстның оригинальлегенә карап, иң яхшы өч фотографияне билгелиячәкләр. Җиңүчене тавыш бирү юлы белән язылучылар сайлаячак, ул университетның брендлы свитшотына ия булачак, башка ике финалистны футболкалар көтә.

Исегезгә төшерәбез, 27 июньдә югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми берләшмәләрендә һәм «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасында Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе узачак.

Программа концерт видеотрансляциясен, рәсми затлар котлавын, артистлар чыгышын,төрле  флешмобларны һәм башкаларны үз эченә ала. Концерт Россиянең төрле шәһәрләреннән булган  студентларны берләштерәчәк, алар турыдан-туры эфирда үз фатирларыннан һәм тулай торактагы бүлмәләрдән барлык чыгарылыш студентларын котлаячак.

Автор: Аделина Биккинина, автор фотосы, видео: UNIVER TV