КФУ COVID-19 белән авырган кешеләрне антитәнчекләр булуга тикшерде

Тестны 14 донор узган, аларның 12 сендә антитәнчекләрнең югары булуы ачыкланган.

Казан федераль университеты коронавирус белән авырган донорларның плазмасын куллану технологиясен кертү һәм аның нәтиҗәлелеген COVID-19 белән пациентларда өйрәнү программасында катнаша. Бу хакта КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Казан университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте.

Программаның административ структурасын Казан федераль университеты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге, шулай ук Республика клиник хастаханәсе тәшкил итә.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы кысаларында Казан федераль университеты проектка  фәнни яктан һәм SARS-CoV-2 гә каршы антитәнчекләр дәрәҗәсен билгеләүдә ярдәм күрсәтә. Әйтик, без үзебез эшләгән тест-система ярдәмендә донорларда антитәнчекләр титрын билгелибез, соңыннан алардан COVID-19 белән авыручы пациентларга плазма алалар. Бу расланган диагнозлы пациентлар. Алар гына донор була ала. Донорлык шуннан гыйбарәт ки, алар плазмаферезның махсус процедурасы барышында якынча 600 мл плазма тапшыра», — дип сөйләде Альберт Ризванов.

Пациентнтан бары тик плазма гына алалар, ә барлык кан күзәнәкләре кире кайта. Шулай итеп, ул дискомфорт кичерми. Җитешмәгән күләм физиологик эремә белән алыштырыла.

«Коронавирус белән нык авыручы 3 кешегә ярдәм итү өчен 600 мл. җитә, — дип ассызыклады профессор. — Хәзерге вакытта без 14 донорны сынап карадык, аларның 12сендә антитәнчекләрнең югары титры табылган, ягъни алар плазма донорлары булырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме буенча, антитәнчекнең кирәкле дәрәҗәсе булып 1:160 титры тора. Безнең тикшеренүләрдә донорлык өчен кирәкле минималь күрсәткечләр ­- 1:160, шулай ук хәтта 1:640 гә кадәр булган шактый югары күрсәткечләр дә ачыкланды».

КФУның тест-системасы коронавирусның S-аксымы белән бәйләнгән антитәнчекләрне ачыклый, вирус шуның аркасында үз исемен алган (электрон микроскопиядә аксымнар таҗ кебек күренә). Нәкъ менә ул күзәнәк рецепторы белән аның өслегендә бәйләнгән. Шул рәвешле, бу аксымга булган антитәнчекләр вирусны нейтральләштереп, аның күзәнәк белән үзара тәэсир итешүенә каршылык күрсәтә алалар.

«Хәзерге вакытта КФУда антитәнчекләргә тест узган 5 пациент Республика клиник хастаханәсе базасында кан плазмасы кулланып дәвалану узды. Барлык пациентлар да процедураны яхшы кичерде, табиблар аларның хәле яхшыруын билгели «, — дип белдерде А.Ризванов.

Шулай ук плазманы гамәли куллануга рөхсәтне 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе алган. COVID-19 җиңгән кешеләрнең плазма банкын һәм   процедура үткәрү урыннарын киңәйтү мәсьәләсе карала.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов