КФУ COVID-19 коронавирус инфекциясеннән вакцина эшли башлады

Бу хакта прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте.

Хәзер галимнәр лаборатория тикшеренүләре белән шөгыльләнә, алар берничә ай дәвам итәчәк. Алга таба вакцинаны күзәнәкләр культураларында, ә аннан соң лаборатория хайваннарында тикшерергә кирәк булачак.

«Хайваннарга вакцина керткәннән соң, без аларның вирус аксымнарына каршы антителлары эшләп чыгарылуын күзәтәчәкбез. Сүз бастырылган геном белән эшләү турында бара, бездә тере вирус белән эшләү өчен биологик югары дәрәҗәле лаборатория әлегә юк», – дип сөйләде Альберт Ризванов.

Вакцина лаборатор хайваннарда иммунитет тудыра башлагач, галимнәр тере вирус белән эшләргә хокуклы дәүләт оешмалары белән элемтәгә керәчәк.

Профессор сүзләренә караганда, ген-терапия препараты вирусның берничә генын комбинацияләү нигезендә төзелүе белән уникаль. Аны күзәнәккә керткәч, ул аны яңадан программалаштыра, күзәнәк вирусны түгел, ә аның аерым аксымнарын гына җитештерә башлый. Организм бу аксымнарны таный, иммунитет эшләп чыгаруны стимуллаштыра.

Айдар ГАЛИМОВ әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе магистры.

Фото: КФУның «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсеннән алынды