КФУ дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде

Казан федераль университеты беренче тапкыр «Мәгариф» юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә югары уку йорты ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.

«Times Higher Education World University Ranking 2019/202020 (THE WUR by subject 2019/2020) түбәндәге юнәлешләр буенча «Бизнес һәм икътисад», «Мәгариф», «Хокук», «Социаль (иҗтимагый) фәннәр» фәннәр рейтингы нәтиҗәләре басылып чыкты. КФУ беренче тапкыр «Мәгариф» юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде һәм 94 нче позицияне алды», -диде ул.

Спикер мәгълүматларына караганда, Россия югары уку йортлары арасында КФУ беренче урынны алган, «5-100» проекты югары уку йортлары арасында университет шулай ук алдынгы позициядә тора. «Мәгариф» юнәлеше буенча йомгаклау баллы 50,2 берәмлек тәшкил иткән, элек ул 43,9-47,4 булган.

Мәгълүмат «Татар информ» МА алынды.