КФУ дөньяның әйдәп баручы палеонтологларны каршыларга әзерләнә

24-29 сентябрь көннәрендә Казан федераль университетында XVII Бөтенрәсәй Микропалеонтологик киңәшмәсе үтәчәк. Ул «Заманча микропалеонтология — проблемалар һәм перспективалар дип атала. 

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты диварларында үтәчәк киңәшмәдә Россиянең төрле илләреннән һәм шулай ук АКШ, Аргентина, Израиль, Иран, Кытай, Әзербайдҗан, Белоруссия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан һәм Украина илләреннән әдәп баручы 150 белгеч катнашыр дип көтелә. Оештыру эшләрен КФУ фәнни эшчәнлек буенча проректоры, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры Данис Нургалиев җитәкли.

Микропалеонтология узган гасырның 30 нчы елларында скважина материалын сыйфатлы итеп тикшерү ихтыяҗына бәйле рәвештә барлыкка килә. Микропалеонтология геология, файдалы казылмаларны эзләү, тикшерү белән бәйле. Аның үсеше АКШта һәм СССРда нефть үсеше белән бәйле.

Микропалеонтолия өлкәсендәге тикшеренүләрнең әһәмияте һәр елны артканнан арта. 1956 елдан алып барлыгы 16 Бөтенрәсәй Микропалеонтологик киңәшмәләр үтә.

XVI Бөтенрәсәй Микропалеонтологик киңәшмәсе 2015 елда Калининградта үткән иде. Быел тикшеренүчеләр Татарстан башкаласында җыелачак.