КФУ да психологлар җыены

Бу көннәрдә, 7 нче октябрьгә кадәр Казан федераль университетында Россия психология җәмгыятенең алтынчы съезды үткәреләчәк. Ул Бөтенроссия психология форумы кысаларында уза. Биредә Россиянең 70ләп төбәгеннән алдынгы психологлар һәм шулай ук чит илдән вәкилләр килүе дә көтелә. 

Әлеге зур чараны үткәрү карары узган ел үткән рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм бишенче конгерссында кабул ителгән була.

Форум кысаларында психология өлкәсендәге аеруча актуаль мәсьәләләр каралачак. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чара илебездә үткәрелгән эзләнүләргә зур йогынты ясаячак. Мәскәү дәүләт университеты педагогик психология кафедрасы мөдире Александр Веракса әйтүенчә, заман алышынган саен психолог һөнәре дә үзгәрешләр кичерә. “Бүгенге тынгысыз заманда психолог ярдәменең кирәклеге бәхәссез. Күп еллар психологиягә игътибар бирелмәде. Халыкта бу өлкәгә карата күп кенә стереотиплар да яшәп килә. Гел үзгәреп торган заманда баланы тулы канлы кеше итеп тәрбияләү өчен, иң беренче чиратта бу юнәлештә педагогларны дөрес әзерләү кирәк. Мондый форумнар чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә файдаланылган алымнарны күзәтергә һәм тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә”, – дип сөйләде ул.