КФУ да сәяси-мәдәни белем бирү буенча Координацион совет оештырылды

Барлык үзгәрешләр дә төрле программаларда катнашу һәм җаваплылык үзәкләренә ихтыяҗ булуга бәйле, дип ассызыклады ректор.

 Кичә КФУ ның Гыйльми советы утырышында Казан университетында сәяси-мәдәни белем бирү буенча Координацион совет оештыру инициативасы хупланды. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә вуз ректоры Илшат Гафуров белдерде.
Ректор билгеләп үткәнчә, сәяси-мәдәни белем бирү буенча Координацион совет бурычларына РФ һәм ТР ның телләр, мәгариф процессында рус, татар һәм чит илләр телләрен укыту һәм куллану турындагы законнарны чынга ашыру мәсьәләләре, шулай ук КФУ даТатарстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәтү керә. Яңа органны Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкләячәк.
“Барлык үзгәрешләр дә төрле программаларда катнашу һәм җаваплылык үзәкләренә ихтыяҗ булуга бәйле. Әгәр ихтыяҗ булуын теләсәң, дөньядагы таләпләргә җавап бирергә тиешсең”, — дип ассызыклады ректор
Ректор сүзләренчә, Координацион совет университет составында телләрне өйрәнүне баланста тотуны күзәтәчәк. ТР Дәүләт Советы вәкилләре аның составына керергә теләк белдергәннәр.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.