КФУ доценты Бөтендөнья икътисади форумында катнаша

КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының икътисади методология һәм тарих кафедрасы доценты Ләйсән Арсентьева Бөтендөнья икътисади форумында катнашачак. Форум 2018 елның гыйнвар аенда Давос шәһәрендә узачак. Күпләргә «Сәләт» яшьләр оешмасы аша да таныш булган Ләйсән Арсентьева — форумда Россиядән булган бердәнбер катнашучы.

Бөтендөнья икътисади форумы ел саен сәясәт, эшмәкәрлек, мәдәният һәм башка өлкәләрдән иң алдынгы җитәкчеләрне үзенә җыя. Форумда җирдәге бүгенге тормыш, киләчәк, төрле проектлар турында фикер алышалар. Кыскасы, дөньяда уздырыла торган барлык форумнар арасында монысы − иң зурысы, мөһиме һәм кирәге.

Бөтендөнья икътисади форумына нигез салучы Клаус Шваб тарафыннан 2011 елда «Global Shapers Community» оешмасы барлыкка китерелгән. Әлеге оешма дөньяның һәр зур шәһәрендә бар. Анда күп уңышларга ирешкән 20-30 яшьлек яшьләр туплана. «Шейперлар» ел дәвамында үз шәһәрләрендә «тормышны яхшы якка үзгәртәләр»: төрле социаль проектлар эшлиләр, аларны чынга ашыралар, контрольдә тоталар. Һәм һәр ел саен «шейперлар» хәрәкәтенең 50 вәкиленә Бөтендөнья икътисади форумында катнашу мөмкинлеге бирелә. Казандагы бу хәрәкәттә хәзерге көндә 17 кеше исәпләнә. Алар арасында, Ләйсән Артемьевадан кала, «Сәләт» фонды директоры Тимур Сөләйманов, IT-парк директоры Антон Грачев, Студентлар Лигасы җитәкчесе Элькин Искәндәров, Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова бар. Казан «шейперлары» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен проект эшләгән. Алар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә эшле итәргә хыяллана.

Форумда катнашу өчен махсус гариза һәм үзеңнең бу хәрәкәттәге эшчәнлегеңә багышланган хисап тутырып җибәрергә кирәк. Форумда катнашучылар шуларның нәтиҗәләре буенча билгеләнә. «Мин форумда катнашу мөмкинлегенә ия булу турында уйламадым. Минем теләгем: Казанны югары дәрәҗәдә тәкъдим итү иде. Күңелдә кечкенә генә өмет бар иде шулай да. Гаризаларны җибәрдем дә бу хакта ничектер оныттым. Шатлыклы хәбәр студентларга лекция укыганда килде. Дәресне беразга туктатып та тордым. Шатлыктан кулларым калтырады, күз яшьләрем акты», − дип сөйләде мөгаллим.
Узган елларда Бөтендөнья икътисади форумында Казанның берничә «шейперы» катнашкан булган инде. «Әлеге форум катнашучыларга нәрсә бирә?» дигән сорауга Ләйсән Арсентьева коллегаларын мисалга китереп җавап бирде. «Беренчедән, әлеге форум ул − яңа танышулар һәм аралашу. Форум катнашучылары, берләшеп, бар кешелек өчен файдалы булачак проектлары белән бүлешәләр, тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсен белем белән баеталар. Икенчедән, бу — үзеңне күрсәтү өчен бик зур мөмкинлек. Яшьләрне бу форумда ишетәләр, аларның фикерләренә игътибар итәләр. Һәм инде, өченчедән, икътисади форум — дөньяда уздырыла торган барлык форумнар арасында иң зурысы», − диде ул.
Ләйсән Арсентьева үзенең бу уңышында «Сәләт» яшьләр оешмасының да өлеше зур дип саный. «Минем бер генә көнем дә «Сәләт»тән башка узмый. Бөтен дусларым, үсмер елларым − шунда. «Сәләт» миңа икенче өй кебек», − дип белдерде ул.

Гыйнвар аенда гына барасы булса да, мөгаллим форумга әзерләнә башлаган инде. «Үземдә бик зур җаваплылык тоям. Алдагы елларда узган форумнарда күтәрелгән темаларны барлыйм, материалларны өйрәнәм. Шулай ук үземнең идеяләремне туплыйм. Россияне, Татарстанны яхшы итеп тәкъдим итәргә тырышачакмын», − диде ул.

Илгиз ШӘКҮРОВ. «Татар-информ» МА алынды.