КФУ доценты биологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү программасын булдырырга тәкъдим итте

КФУ катнашында Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында хәзерге заман мәгарифе — һәркем өчен мөмкинлекләр» республика август киңәшмәсенең пленар утырышы булды.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

Пленар утырыш алдыннан БДИда 200 балл алган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм яшь укытучылар белән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында очрашу булды. Алар арасында — IT-лицейны тәмамлаган Әмир Гарифуллин да бар иде. Максималь балларны ул рус теле һәм информатикадан җыйган.

Август киңәшмәсенең төп темалары: пандемия чорында белем алу, БДИ йомгаклары, гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем сыйфатын арттыру, укыту мохите иминлеге һәм башкалар.

Глобаль конкурентлыкка сәләтлелекне тәэмин итү — ил президенты Владимир Путин тарафыннан куелган Россия үсешенең мөһим илкүләм максаты.

Үз чыгышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы И.Һадиуллин, аерым алганда, югары уку йортлары роленең мөһимлеген ассызыклады. Бүген Татарстанда гомуми белем бирү оешмалары базасында инженер-техник профильле 200 дән артык университет класслары булдырылган, балалар һәм кече университет, дүрт лицей һәм сәләтле балалар өчен бер мәктәп эшләп килә.

СУНЦ IT-лицейны һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаучылар конкурентлык сәләте буенча Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе арасына керә. Министр быел КФУның IT-лицеен йөз балл җыйган унике укучы әзерләвен искәртте.

«Республиканың фәнни секторын үстерү перспективалары нигездә «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты белән билгеләнә. Хәзерге вакытка Татарстанның әйдәп баручы фәнни һәм мәгариф учреждениеләре аның барлык вакыйгаларында һәм конкурсларында уңышлы катнашты. Казан федераль университеты, РФА Казан фәнни үзәге һәм Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты приборлар базасын яңартуны тәэмин итәчәк чаралар кысаларында федераль субсидияләр алучылар булды. «Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр төзү» һәм «Фәннең төп фондларын яңарту» юнәлешләре буенча җәлеп ителә торган гомуми сумма якынча 1,7 миллиард сум тәшкил итәчәк», — дип хәбәр итте министр.

Киңәшмә барышында республика үсешендә мәгариф һәм фәннең роле турында Казан университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы доценты Марина Гомзикова чыгыш ясады. Ул, барыннан да элек, үпкә һәм бөерләрне дәвалау өчен, йогышлы яки токсик характердагы җәрәхәтләрдән соң, яңа дару чарасын эшләү буенча фәнни төркем җитәкчесе булып тора.

Яшь галим хәзерге дөньяда белем бирүнең әһәмияте күп тапкырлар арта баруына ышана. Шуңа бәйле рәвештә Россия үсешенең илкүләм максатлары исемлегенә халыкны саклап калу, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, шулай ук талантларны үз-үзләрен тормышка ашыру һәм үстерү өчен мөмкинлекләр үсеше керә.

«Вакциация турындагы дискуссияләрне күзәтеп, безнең җәмгыятьтә биологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү программасын башлап җибәрүне мөһим дип саныйм. Мәктәптән башларга кирәк. Биологияне укытуга игътибар итәргә, дәреснең эчтәлеген актуальләштерергә һәм укытучыларның һөнәри үсешен тәэмин итәргә кирәк. Безнең институт бу программаны әзерләүдә һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер», — дип чыгыш ясады тәкъдиме белән М.Гомзикова.

Фәнни эшләнмәләрне, шул исәптән сәнәгатьтә кулланырга әзерләнгән эшләнмәләрне күрсәтү дә популярлаштыруның нәтиҗәле коралы булырга мөмкин. Мондый күргәзмәләрдә югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар, инвесторлар, компанияләр һәм предприятиеләр вәкилләре, шулай ук яшь кешеләрнең фәнни карьерасын үстерү белән кызыксынучылар булырга тиеш.

«Фәнни-мәгариф бергәлегенең, яшь галимнәрнең уртак тырышлыгы белән без Татарстанның иминлеген һәм тотрыклы үсешен тәэмин итә алачакбыз», — дип йомгаклады Гомзикова.

Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов «Дуслык» ордены белән  бүләкләнде.

Чара азагында киңәшмә эшенә йомгаклар ясалды, резолюция кабул ителде.

Республиканское августовское совещание работников образования и науки — YouTube

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Татарстан Президенты матбугат хезмәте, видео: Татарстан Президенты матбугат хезмәте