КФУ доценты Нобель премиясе лауреатлары турында лекция укыячак

13 октябрь көнне 15:00 сәгатьтә «Смена» заманча мәдәният үзәге табигыят фәннәре өлкәсендә Нобель премиясе лауреатларына багышланган «Нәрсә өчен?» дигән лекторий үткәрә. Спикерларның берсе-Казан федераль университетының Химия институты доценты, фәнни журналист Аркадий Курамшин.

Физика, химия, медицина фәннәре һәм Нобель бүләкләре турында Казанның өч белгече сөйләячәкләр. Чарага керү мәҗбүри теркәлү буенча бушлай.

15:00 сәгатьтә «Кеше кулында яңа корал» лекциясе белән Артемий Шмелев чыгыш ясаячак.

16:00 «Безнең иммунитетны безгә ничек эшләргә мәҗбүр итәргә?» Республика клиник онкология диспансерының фәнни һәм оештыру үсеше бүлеге мөдире, табиб-химиотерапевт Екатерина Ратнер сөйләячәк.

Казан университетының Химия институты доценты, фәнни журналист, фәнни популяр китаплар авторы, «Радиокафедра» рубрикасының алып баручысы Аркадий Курамшин лекциясе 17 сәгатьтә башлана. КФУ доценты химия буенча Нобель премиясе турында сөйләячәк.

2018 елгы химия буенча Нобель премиясе лауреатлары Фрэнсис Арнольд, Джордж Смит һәм Сигрегори Уинтер булды. Алар аксымнарның ясалма эволюциясен үткәрә алдылар. Җибәрелгән эволюция ярдәмендә барлыкка килгән ферментлар хәзер биоягулык һәм дару препаратлары синтезы җитештерүдә кулланыла. Кулдан ясалган аксым-антителлар аутоиммун һәм онкология авырулары белән уңышлы көрәшә. Бу хакта 2018 елда химия буенча Нобель премиясе турында химик Аркадий Курамшин сөйләячәк.

Диана Садретдинова әзерләде.