КФУ — «Эксперт»ның Җир турындагы фәннәр өлкәсендә рейтинг лидеры

Казан университеты берьюлы берничә юнәлеш буенча үсеш күрсәтә.

«Эксперт» аналитик үзәге мәгълүматлары буенча, Казан федераль университеты «Җир турында фәннәр» юнәлеше буенча уку йортларының фәнни продуктивлыгы рейтингы — 2020 буенча 1 нче урынны алып тора. Шулай ук «Гуманитар фәннәр», «Бизнес һәм менеджмент», «Икътисад», «Социаль фәннәр» өлкәләрендә үсеш күзәтелә.

КФУның рейтингта катнашуы нәтиҗәләре буенча, югары уку йорты «Җир турындагы фәннәр» юнәлешендә лидер позициясендә (позиция үсеше — 2 нче урыннан 1 нче урынга күтәрелгән; 87,3 балл). Мәкаләләр бастыру эшендә активлык рейтингы түбәндәгечә: «Гуманитар фәннәр» (9дан 4 урынга күтәрелү; 64,1 балл), «Бизнес һәм менеджмент» (10 нан 7 урынга күтәрү; 57 балл), «Икътисад» (18 дән 8 урынга менү; 46,2 балл), «Социаль фәннәр» (4тән 2 урынга күтәрелү; 75,5).

Инженерия (15 урын), химия (10), медицина (7), тормыш турындагы фәннәр (3) юнәлешләрендә Казан университеты үз позицияләрен саклап калды.

«Компьютер фәннәре», «Химик технологияләр», «Әйләнә-тирә мохит турындагы фәннәр», «Энергетика», «Материаловедение», «Математика» и «Физика» юнәлешләре буенча позицияләрнең кимүе күзәтелә.

Уйлап табу активлыгы рейтингында КФУ позициясе ­- «1-3», баллар саны ­- 63,7.

Казан федераль университеты чит ил патентларын арттыру буенча Россиянең 5 иң яхшы югары уку йорты арасына керде. Университет СПбДУдан гына калышып, 2 нче урында тора.

Югары уку йортларының фәнни продуктивлыгы рейтингы «Эксперт» аналитик үзәге тарафыннан әзерләнгән һәм ике блокны күздә тота: фундаменталь (публикацион активлыкның масштабын һәм сыйфатын бәяләү) — 2020 елда мәкаләләр бастыру буенча активлык рейтингы; уйлап табучылар эше (патент эшчәнлеген өйрәнү) — 2020 елда югары уку йортларының уйлап табу активлыгы рейтингы.

Шул рәвешле, рейтинг теоретик тикшеренүләр өлкәсендә лидерларны һәм практикада әлеге эзләнүләрне тормышка ашыруны билгели.

Автор: КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге, фото: Максим Зарецкий