Ул һава торышын шактый озак формалаштырачак.
Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Казанда һава торышының чиктән тыш үзгәрүчәнлеге нәрсәгә бәйле булуын сөйләде.
Безнең ил территориясе буйлап хәрәкәт итүче барик тупланышлар аның бөтен территориясен биләп тора алмый, шулай итеп, әгәр Россиянең Европа өлешендә көчле антициклон хакимлек итсә, Урал артында, капма-каршысы — циклоник өлкә булырга мөмкин
Әгәр антициклон өчен җылы болытсыз һава торышы хас булса, циклон — «салкын капчыгы».
«Июньдә зур уңай температура аномалиясе күзәтелде, бу антициклонның аз хәрәкәтчәнлеге белән аңлатылды. Шул ук вакытта агымдагы көннәрдә бездә скандинавия антициклоны өстенлек итә, ул шулай ук зур тизлек белән аерылып тормый, шактый озак вакыт безнең төбәкнең һава торышын формалаштыра «, — дип хәбәр итте Тимур Әүхәдиев.
Җәйге чорда, төннәр максималь кыска, ә көннәр озын булганда, Җир өслеге җылынуы һава температурасының 30 градустан югарырак булуына мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез, июньдә абсолют температуралы рекордлар билгеләнде.
«Антциклон һава торышы, шулай ук фронталь бүлекләр якын булган очракларда чикләнгән вакыт аралыгында шактый күләмдә явым-төшем туры килү шартлары формалаша. Шунысын билгеләп үтү мөһим, айлык норма 69 мм булганда, интенсив явым-төшемнәр (2, 10 һәм 13 июль) белән өч көндә диярлек 67 мм яуды. Явым-төшемнәр турында сөйләгәндә, аңлашыла, июльдә алар, мөгаен, нормадан артачак «, — диде доцент.
Сүз уңаеннан, 2 июльдә 25 минут эчендә 25 мм явым-төшем яуды. Бу ярты айлык норма диярлек.
«Бу фронтлар тәэсирендә генә бармый. Җир өслегенең интенсив җылынуын, интенсив парга әйләнүен күзәткәндә, болар барысы да куәтле өем болытлары, конвектив ячейкалар формалашуга ярдәм итә. Болыт астында закончалык булып торган күтәрелүче агым формалаша. Шулай ук аны каплап торучы көчле агым да бар, ул ачыктан-ачык юнәлеше булмаган көчле җил — шквал формалаштыра. Нәкъ менә шуңа күрә дә актив конвектив эшчәнлек алып барганда җилнең шактый тизлеге теркәлә, — дип ачыклык кертте КФУ доценты.
Т.Әүхәдиев шулай ук болытның вертикаль озынлыгы никадәр көчлерәк булса, явым-төшемнәрнең шулкадәр зуррак булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта куәтле өем болытлардан еш кына боз рәвешендә явым-төшемнәр ява. Антицик һава шартлары аларны формалаштыру өчен уңайлы.
Конвектив күренешләр локаль характерда. Мәсәлән, әгәр без явым-төшемнең айлык нормасы яуды дисәк, бу бөтен республика буенча күзәтелгән дигән сүз түгел. Явым-төшемнәр аз булган Татарстан районнары да бар.
«Мондый күренешләр аграрийларөчен һәрвакытта да яхшы түгел. Явым-төшемнәр «расписание буенча» ява торган вәзгыять иң файдалысы. Озакка сузылган явым-төшемсез чор аграр секторда тискәре чагылыш таба, шуның белән бергә бу тагын бер тапкыр, явым-төшемнең җитәрлек җыелмавын фаразлап, туфракта дымны тоткарларга мөмкинлек бирә торган агротехник чараларны алдан планлаштыру һәм дөрес итеп уздыру кирәклеген раслый», — дип ассызыклады ул.
Июльнең беренче ике атнасы ике градус температура аномалиясе белән тәмамланды. Безнең төбәкнең һава торышын формалаштыра торган антициклон шактый киң. Ул Татарстан территориясеннән китәргә ашыкмый.
Шул рәвешле, якын арада һава аномалиясе сакланыр дип фаразлана. Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, икенче җәйге айда аномалия бер градус аерма булачак. Сүз уңаеннан, июльнең күпьеллык нормасы плюс 20,2 градус тәшкил итә.
Пәнҗешәмбе, 15 июльдә көндез — 30 градуска кадәр эссе, төнлә — 19 градус булачак. Җомга көнне башкалада болытлы һава көтелә: көндез — 28, төнлә — 19 градус. Ялларда Казанда болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.
«Кышын фаразлау җиңелрәк, чөнки локаль һава торышын формалаштыручы җирле факторлар роле минималь. Җәен интенсив җылыну һәм парга әйләнүләр белән бәйле рәвештә, фаразлау катлаулырак, локаль фараз дәвамлы чорга бирелергә мөмкин түгел», — дип нәтиҗә ясады эксперт.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий