КФУ эксперты ничә яшьтә балаларга чит телне укыта башларга кирәклеген әйтте

Телләрне иртә укыту нигезендә билингвизм феномены ята.

Балаларга чит телне кайчан өйрәтә башларга кирәк дигән сорау ата-аналарның күпчелеген борчый. Казан федераль университеты эксперты, Психология һәм мәгариф институтының педагогика психологиясе кафедрасы доценты, ECERS мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендәге халыкара эксперт Евгения Шишова, ничек иртәрәк, шулай яхшырак, ди. 

«Бүген бу дөньяда үзеңне иркен хис итү өчен бер тел белү генә җитми. Ауропада һәм көнбатыш илләрдә кешеләр өчен ике һәм хәтта берничә телне белү норма булып санала», — диде галим.

Билингвизм феномены төрле фәннәрнең игътибар үзәгендә, билингваль компетентлык формалаштыруның гомуми мәсьәләләре психолингвистика, лингводидактика, психология фәне позицияләреннән карала һәм икенче телне иртә яшьтә үзләштерү мөмкинлегенә таяна.

«Башка телләрне белү, инструменталь күзлектән өстенлек буларак кына түгел, ә баланың алга таба иминлеге, аның чын мәдәни һәм шәхес буларак формалашуы өчен дә кирәк. Телләрне иртә өйрәтү тенденциясе нәкъ менә шуның белән бәйләнгән», — дип аңлатты Евгения Шишова.

Тикшеренүчеләр  ясалма һәм табигый билингвизмны аерып чыгара:

«Төрле телләрдә сөйләшүче ата-аналар гаиләсендә туу — табигый билингвизм. Ясалма билингвизм вакытында, берсе — туган тел, икенчесе — өйрәнеп үзләштерелгән тел, әйтик, кеше көндәлек тормышта кулланмый торган телне өйрәнә.»

Галимнәр балалар бакчаларында икенче телгә иртә өйрәтүне кирәк дип саный, чөнки, алар фикеренчә, мәктәпкәчә яшь — шәхеснең база сыйфатларын формалаштыру һәм интенсив үсеш чоры. Бу яшьтә балаларның когнитив һәм коммуникатив үсешенә нигез салына:

«Сабыйлык чит телне өйрәнү өчен иң уңайлы чор булып тора. Бу балачакның потенциаль мөмкинлекләр, интенсив кабул итү һәм тел сәләтләрен формалаштыру яше. Шуңа күрә баланың билингваль үсешен 8 яшьтән дә соңга калмыйча, 4-5 яшьтән башлау кулай, бу аның гомуми үсешенең психологик үзенчәлекләре белән аңлатыла».

Эксперименталь тикшеренүләр күрсәткәнчә, 9 яшьтән соң баланың сөйләм механизмының сыгылмалылыгы билгеле бер дәрәҗәдә югала.

«Чит телне соң өйрәнгәндәге котылгысыз хаталар туган телнең өстенлекле роле белән аңлатыла. Бала туган телнең грамматикасын һәм фонетикасын файдаланып, чит телдә сөйләшергә тырыша. Әгәр беренче һәм икенче телләрдә аралаша башлау арасындагы интервал  елдан артмаса, аларны үзләштерүдәге аермалар, билингваль тәрбия принцибын үтәгәндә, өч яшькә кадәр бетәргә мөмкин. Кечкенә чакта ике телгә берьюлы өйрәнгәч, бала аларны киләчәктә бутамаячак», — дип саный доцент Е.Шишова.

Педагог-психолог әйтүенчә, икенче телгә өйрәтү шул телдә сөйләшү һәм язу гына түгел, ә уйларга, үз фикерләреңне формалаштыра белү дә кирәк. Ә моның өчен кыйммәтле вакытны бушка үткәрмәскә, мәктәпкәчә яшьтә чит телне үзләштерүнең сензитив чоры өстенлекләреннән файдаланырга һәм укытуны оештыруда резервлар табарга кирәк.

Автор: Галина Хәсәнова