КФУ эксперты ОРВИ симптомнарын аллергиядән ничек аерырга икәнен сөйләде

Җәй ахыры һәм көз башы — чүп үләннәренең чәчәк аткан чоры.

Август ул — чүп үләннәренең; әрем, амброзия, алабутаның котырып чәчәк аткан чоры. Әрем серкәсе (безнең полосада иң киң таралган аллерген) сезонлы аллергия үсешенең төп сәбәпчесе булырга мөмкин.

Аооергияне ОРВИ симптомнарыннан ничек аерырга икәне турында Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының клиник медицинанынң фундаменталь нигезләре кафедрасы ассистенты, табиб аллерголог-иммунолог Алсу Шәрифуллина сөйләде.

Чүп үләннәре серкәсе аллергия ринитының, бронхиаль астманың, аллергия конъюнктивитының клиник чагылышын китереп чыгара. Борын тыгылу, борыныннан суның мул бүленеп чыгуы, төчкерү, күзләр кызару, кычыту, сулыш алу авыраю, буу һәм ютәл кебек симптомнар барлыкка килә.

«Югары аллерген потенциалына, мәсәлән, Россиянең көньягында киң таралган амброзия серкәсе ия. Бу авыруның авыр формасын китереп чыгара торган агрессив аллерген», — диде Алсу Шәрифуллина.

Табиб әйтүенчә, кайбер пациентларда кайбер шуларга охшаш продуктларны кулланган очракта тел, ирен шешү симптомнары күзәтелә ала.

«Бу серкә аллергеннарының антиген составы буенча кайбер продуктлар белән охшаш булуы белән аңлатыла. Аларга карбыз, кавын, көнбагыш, сельдерей, халва, горчица, бал керә «, — дип аңлатты табиб.

Поллиноз симптомнары салкын тию симптомнары белән охшаш. Ике очракта да пациентларны борын тыгылу, йөткерү, күз кызару борчый. Ләкин әгәр дә симптомнар елның елында билгеле бер шартларда, мәсәлән, җәйнең икенче яртысында борчысалар һәм ачык интоксикациясез барлыкка килсәләр, мөгаен, сүз сезонлы аллергия турында бара.

«Салкын тию, ОРВИ, кагыйдә буларак, ике атнадан артык дәвам итми. Серкә аллергиясенең симптомнары серкә һавада булганда айдан артык күзәтелергә мөмкин. Аерма — төп клиник чагылышлар. ОРВИ вакытында гомуми интоксикация симптомнары өстенлек итә: температура, хәлсезлек, тирләү,  тамак авыртуы. Серкә аллергиясе вакытында мондый симптомнар юк «, — диде ассызыклады белгеч.

Беренче планга кычыту, күз кызару чыга. Бигрәк тә көннең беренче яртысында коры, җилле һава торышында урамда, шәһәрдән читтә  булганда симптомнар көчәйгәннән-көчәя.

«Пациент үзендә аллергия симптомнарын күзәткән очракта, табиб-аллергологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анализларны мөстәкыйль тапшырырга кирәкми, чөнки аларның кайберләре бөтенләй информатив булмаска мөмкин», — диде А.Шәрифуллина.

Диагностика берничә этаптан тора: кискенләшү чорында пациентны карыйлар,  авыру тарихын җыялар, серкә аллергеннарына, аерым алганда чүп үләннәренә карата Е классындагы үзенчәлекле иммуноглобулиннарны билгеләү өчен тикшерүгә юнәлтәләр.

«Ә менә тире пробаларын алу сезонлы чәчәк ату тәмамланганнан соң гына уздырыла. Кискенләшү чорында тире пробаларын алырга куярга ярамый. Моннан тыш молекуляр диагностика да бар. Без аны аллерген-үзенчәлекле иммунотерапия сайлау этабында яки әлеге дәвалау төренең нәтиҗәлелеген фаразлау өчен кулланабыз. Кайбер очракларда башка төр азык аллергенын билгеләү өчен», — дип сөйдләде табиб.

Сезонлы серкә аллергиясен дәвалауның берничә варианты бар.

«Без пациентка чәчәк ату чорында климат зонасын алыштырырга киңәш итә алабыз. Әгәр дә китү мөмкин булмаса, пациентка антигистамин препаратлар, күзгә тамчы тамызу, борынга спрей сиптерү (мәсәлән, диңгез суы нигезендә), шулай ук ингаляция кулланып, фармакотерапия билгеләнә, — диде А.Шәрифуллина.

Киләсе елда симптомнарны булдырмас өчен пациентка алга таба тикшеренү, аллерген-үзенчәлекле иммунотерапия уздыру мәсьәләсен хәл итү өчен  көз көне аллерголог-иммунологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу дәвалануның симптомнарын киметми, ә аларның үсешен булдырмый кала торган бердәнбер ысул. Гади итеп әйткәндә, без иммун системасын антитәнчекләрне ябу хисабына «өйрәтәбез». Нәтиҗәдә, аллергеннар чәчәк атуы пациентка алай ук көчле тәэсир итми.

«Дәвалануның бу төре бик озак — өчтән биш елга кадәр, шул ук вакытта дәвалау ярдәмендә авыруның симптомнары, симптоматик фармакотерапиягә ихтыяҗ кискен кими, һәм, иң мөһиме, бронхиаль астма үсеше булмый», — дип йомгаклады ул.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: TASS/DPA