КФУ эксперты су басу ихтималы булган зоналар турында сөйләде

Алар Татарстан Республикасының Биектау, Теләче, Питрәч, Кайбыч һәм Буа районнары торак пунктларында барлыкка килергә мөмкин.

Көтелгән язгы ташу турында Медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев  сөйләде.

Профессор әйтүенчә, хәзер Татарстан тирән циклонның көньяк перифериясендә. Шуңа күрә артык җылы: уртача тәүлеклек температура 1 градус чамасы җылы булырга тиеш, реаль күрсәткечләр – 6 градус тирәсе җылы. Яңгыр рәвешендә явым-төшем интенсив кар эрүгә китерә. Шул рәвешле, ташу өчен шартлар тудырыла, дип раслый эксперт.

«Бер тәүлектә, 31 марттан 1 апрельгә кадәр, 3,8 мм явым-төшем булды. Бу айда, климатик норма буенча ул 30 мм булырга тиеш. РФ Гидрометүзәк фаразлары буенча, 31 марттан башлап якындагы өч-дүрт көндә айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше көтелә “, – диде Юрий Переведенцев.

Профессор билгеләп үткәнчә, кыш дәвамында туфракта туң 70 сантиметрга кадәр җиткән, хәзер ул эри, туң азрак. Суның бер өлеше туфракка, кирәгеннән артыгы елгаларга, түбән урыннарга китәчәк. Россия Гидрометеоүзәге елгалардагы көтелгән язгы ташуның характеры турында белешмә чыгарган инде.

“Әлеге рәсми документ нигезендә, Татарстан елгаларында боздан арчылу апрельнең икенче декадасында башланыр дип фаразлана. Язгы ташу чорында һәм  явым-төшемнәр мул явып торганда, Казансу елгасы яр буендагы Биектау районына караган Чубар, Чыпчык , Коркачык авылыннарын, Мишә елгасы яр буендагы Теләче районы Караширмә авылын, Питрәч районына караган Үзәк бистәсен, Гөбнә елгасы буендагы Кайбыч районы Чүти авылын һәм Кәрлә елгасы буендагы Буа районы Нур-Вахит авылын су басу куркынычы бар», – дип сөйләде КФУ профессоры.

Якшәмбедән башлап антициклон килүе фаразлана.

“Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, ял көннәрендә көндез якынча сигез градус җылы көтелә. Бу климат нормасыннан 3-4 градуска югарырак. Шимбә көнне 5 мм күләмендә явым-төшемнәр фаразлана. Төнге температуралар нульгә якын булачак. Хәзер кискен атмосфера басымнары күзәтелә, республика аша атмосфера фронтлары уза, шуңа күрә тотрыксыз процесслар (җил, табигый катаклизмнар) күзәтелергә мөмкин. Яңгыр яву ихтималы зур, болытлы һава торышы булыр дип фразлана.  Дүшәмбе көнне югары басым өлкәсе, һава торышы үзгәрер, көндез – явым-төшемсез җылы,  ә төнлә – нульгә якын булыр дип көтелә», – диде КФУ профессоры.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Максим Зарецкий