КФУ эксперты «тычкан бизгәге» авыруын йоктыру куркынычы турында сөйләде

Авыру хроник бөер җитешсезлеге, пиелонефрит үсеше белән куркыныч.

Яз — бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) башка сүзләр белән «тычкан бизгәге» йоктыруның иң куркыныч сезоны. Аны табигатьтә һәм дача участокларында эләктерергә мөмкин. Профилактик чаралар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында фәнни хезмәткәре Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының Ген һәм күзәнәк технологияләре OpenLab Фәнни-тикшеренү лабораториясенең  фәнни хезмәткәре Екатерина Мартынова сөйләде.

Эксперт сүзләренә караганда, инфекция таратучылар булып урман тычканнары тора. Авыру хроник бөер җитешсезлеге, пиелонефрит үсеше,  йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан кискен катлаулану, шулай ук эчке органнарның кан саву рәвешендәге геморрагик тайпылышлар белән куркыныч.

«Геморрагик бизгәкне, безнең күзәтүләр һәм дөнья әдәбияты мәгълүматлары буенча, хатын-кызлар җиңел кичерә, әмма ир-атлар ешрак авырый. Йоктыру юллары берничә, аларның берсе — һава-тузан, фекаль-ораль (кимерүчеләр орынган продуктларны азык итеп куллану) һәм контактлы», — диде Е.Мартынова.

Йоктырудан соң авыруның беренче билгеләренә кадәр бер атна чамасы вакыт уза, дип санала. Авыруның симптомнары ОРЗ белән охшаш: температура күтәрелү, күз кызыллану. Якынча өченче көнгә бил һәм мускулларда авырту барлыкка килә. Инкубация чоры бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин булуын истә тотарга, шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә кирәк.

«Авыруны профилактика чаралары һәм кимерүчеләр белән көрәшү ярдәмендә кисәтергә мөмкин. Мәсәлән, җыештыру вакытында саклау (битлек һәм перчатка) чараларын кияргә кирәк. Хлорлы матдәләр кулланып, юып чыгарырга кирәк, чөнки киптерелгән экскрементларда тузан белән күтәрелә һәм сулыш юлларына үтеп керә торган вирус урнашкан була. Шәһәр читендә җир эшләрен перчаткаларда башкарырга кирәк. Территориядә кимерүчеләрнең яшәү һәм үтеп керү өчен шартларын булдырмау максатларында сезонга бер тапкыр дератизация эшләрен башкарырга кирәк», — диде спикер.

Кышка калдырылган азык-төлек продуктларына аерым игътибар бирергә кирәк. Аларның инде кимерүчеләрнең игътибар объекты булулары да ихтимал, шуңа күрә аларны берничек тә кулланырга ярамый.

Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки «тычкан бизгәге» авыруы  башланганда ятак режимын сакларга һәм даими медицина күзәтүе астында булырга кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, 2020 елда Татарстанда «тычкан бизгәге» авыруының 449 очрагы теркәлгән. Авыру очраклары республиканың 42 муниципаль берәмлегендә теркәлгән. 25 территориядә «тычкан бизгәге» авыруының күрсәткече уртача республика күрсәткечләреннән югарырак, шуларның 9ында — ике тапкыр: Тәтеш, Лениногорск, Баулы, Чирмешән, Спас, Лаеш, Кайбыч, Алабуга, Нурлат районнарында.

Автор: Аделина Биккинина