Төп бурыч — 2100 елга климатның 1,5 градуска җылынуын булдырмау.
Соңгы дистә елда тискәре һава торышы күренешләреннән зыян артты. Корылык, су басу һәм башка табигый катаклизмнар — болар барысы да климатның глобаль җылынуы нәтиҗәсе. Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.
Глобаль җылыну һәркайда күзәтелә. Кайдадыр үзгәрешләр зур түгел, кайдадыр күбрәк.
«Глобаль җылынуның төп чагылышларының берсе — температураның үсүе генә түгел, һава торышының кискен алмашынуы да. Климат тотрыксызлыгы дигән гыйбарә кулланышка кереп китте. Корылык, су басу һәм башка тискәре табигать күренешләре торган саен ешрак күзәтелә. Соңгы дистә елда алардан зыян артты. Табигатьнең мондый сынаулары кешелекне җайлашу турында уйларга мәҗбүр итә. Әгәр һава торышына каршы тору мәгънәсез булса, үзгәрешләргә җайлашырга мөмкин», — диде Тимур Әүхәдиев.
КФУ доценты әйтүенчә, явым-төшем режимы да үзгәрә. Тулаем алганда, аларның саны элеккечә кала, әмма характеры үзгәрүчән. Галим билгеләп үткәнчә, элек 10 уртача яңгыр күзәтелгән һәм алар суммада 50 мм явым-төшем биргән булса, хәзер мондый явым-төшем күләме бер көн эчендә яварга мөмкин.
«Климат үзгәрүнең төп факторларының берсе — парник газлары концентрациясе арту. Кайбер халыкара килешүләр, шул исәптән Париж килешүе дә (БМО ның климат үзгәрү турындагы конвенциясе кысаларында 2020 елдан башлап атмосферада углекислый газ микъдарын киметү чараларын җайга сала торган килешү), тискәре нәтиҗәләрне һәм парник газларын чыгаруны киметүгә юнәлдерелгән. КФУ читтә калмаган. Хәзер карбон полигоны проекты көчәя бара. Аның кысаларында университет углерод циклы мониторингын алып барачак. Без Казанда, Татарстанда, тулаем Россиядә климат үзгәрешенең нинди сценарийлары мөмкин булуын бәялибез, — дип сөйләде белгеч.
Карбон полигоннары проекты шулай ук Татарстанда җил һәм гелеоэнергетика потенциалын ачыклауга юнәлтелгән.
КФУ эксперты фикеренчә, Россия өчен глобаль җылынуның һичшиксез плюслары да бар. Мисал өчен, бүлмәләрне җылыту өчен таләп ителә торган чор кими. Әмма, икенче яктан, кондиционер өчен чыгымнар арта.
Парник газларын чыгаруны киметү өчен бүген һәркайда яшел технологияләр кертелә (аның технологияләре, җитештерү процесслары һәм китерү чылбырлары экологик зарарсыз, яисә җитештерүнең традицион ысуллары белән чагыштырганда зарарсызрак — ред. иск.). Алар кешенең табигатькә йогынтысының тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерергә ярдәм итәчәк.
«Париж килешүе җылыну темпларын тоткарлауга юнәлдерелгән. 2100 елга 1,5 градуска җылынуны булдырмау мөһим. Кешелек җәмгыяте, берләшеп, бу максатка таба бара. Углерод секвестрациясе методлары эшләнә (атмосферадан углеродны соңыннан күмү максатыннан тоту). Алар эксперименталь, әмма аларны зур киләчәк көтә «, — дип йомгаклады КФУ галиме.
Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Максим Зарецкий